Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибан 13 әфган хәрбиен үтерде


Әфган рәсмие әйтүенчә, илнең төньяк-көнбатышында Талибан әфган хәрбиләре юлында яшерен һөҗүм оештырып 13 әфган хәрбиен үтергән, 16-сын тотык итеп алган.

Виләят башлыгы урынбасары Габдел Гани Сабри җомгага каршы төндә Бадгыйс виләятенең Бала Мугаб районында булган ул һөҗүмдә шулай ук 7 талибан сугышчысы да үтерелде диде.

Аның әйтүенчә, әфган армиясенең һәм полициясенең катнаш төркеменә 300-ләп Талибан сугышчысы һөҗүм иткәннән соң берничә сәгать атыш булган.

11 әфган хәрбие яраланган.
XS
SM
MD
LG