Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбаида террорчыларга каршы чаралар дәвам итә


Һиндстанның Мумбаи шәһәрендәге махсус хезмәтләр һәм исламчы сугышчылар арасындагы бәрелешләр икенче көн бара. Үлүчеләр саны 140 артты.

Җирле полиция тагын 24 гәүдәнең табылуын хәбәр итте, шулай итеп бу һөҗүмнәрдә үлүчеләр саны 140-тан артты. Яраланучылар саны - 300-дән артык. Хәбәрләргә караганда, хәрби көчләр Таҗ Махал кунакханәсендә кимендә бер сугышчының һәм ул тоткарларга мөмкин тотыкларны эзли.

Яһүд үзәгендә коткару чарасы
Бүген Мумбаида махсус хезмәтләр 2 тәүлек буе исламчы террорчылар кулында булган Нариман йорты дигән яһүд үзәген үз контроленә алды. Соңыннан 2 сугышчының һәм 5 тотыкның үтерелүе турында билгеле булды.
Шулай ук хакимиятләр, Траенд/Оберой кунакханәсе өчен көрәш барганын хәбәр итте. Анда булган берничә дистә тотык азат ителде. Бүген Таҗ Махал кунакханәсендә шартлаулар булды, атышлар берничә сәгать буе барды, дип хәбәр ителә.
Кунакханәне азат итүдә катнашкан бер хәрби, сугышчыларның каты каршылык күрсәткәнен һәм кансыз булганын әйткән. Үзен танытырга теләмәгән солдат, хәбәрчеләргә, кунакханә тирәсендә 5-6 яраланган кешене һәм 50 үле гәүдәне күргәнен сөйләгән.
Бу вакыйгалар чәршәмбе көнне башланган иде. Сугышчылар яхшы әзерләнгән булган һәм килешеп хәрәкәт иткән. Исламчы сугышчылар дистәләрчә кешене кулга алды. Алар вокзал, яһүд үзәге һәм ике кунакханәгә һөҗүм итте.
Мумбаидагы халык куркуга сабышкан. Мумбайда яшәүче Израиль кешесе Селия Мейроу шәһәрдән качып китәргә булган. Ул Тел-Авивта очкычтан төшкәч, журналистларга, анда куркыныч булганын әйткән.
Франция Мумбаида зыян күргән европалыларны кайтару өчен очкыч җибәрде. Франция тышкы эшләр министры, Испания һәм Германия дә, ватандашларын өйләренә кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүен әйтте.
Элегрәк, бик үк билгеле булмаган исламчылар төркеме бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Һиндстан телевидениесе белән телефон аша сөйләшкәндә сугышчы, төрмәләрдән тарафдарларын чыгаруны таләп итте.
Һиндстанның премьер-министры Манмоһан Сиңх, күрше Пакыстанга ишарәләп, террорчылар читтән килгән дип белдерде.
Пакстан саклану министры Әхмәт Мохтар, илнең моңа катнашлыгын катгый рәвештә кире каккан иде.
Бүген Пакстанның тышкы эшләр министры Шах Мәхмүд Куреши, террор белән көрәш эшендә ил Һиндстан белән һәр яклап хезмәттәшлек итәргә әзер дип белдерде.

XS
SM
MD
LG