Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гренландия бәйсезлеккә "аап" диде


Гренландия төньяк котыпта 2 миллион 166 мең квадрат километр җир биләп торучы ил. Бу җирлекнең 80% боз каплаган. Халкы нибары 60 мең тирәсе.

Тарихка күз салсак, 1380 елда Дания Швеция белән берлек төзегән. 1721 елда Гренландия Дания хакимияте астына кергән. Бары тик 1979 елда гына Гренландиягә автономия бирелгән. Монда аның 31 кешедән торган үз парламенты һәм җирле идарәчеләре була. Дания парламентына алар ике әгъза җибәрә.

Әмма 1985 елда балык тоту низагы сәбәпле, элекке Европа җәмгыяте, хәзерге Европа берлегеннән аерылып чыкканнар. Чөнки Гренландия халкының төп эше - балык тоту. Шулай итеп, алар үз хокукларын, икътисадларын күзәтү мөмкинлегенә ирешә.

Төркиянең “Миллият” газетасы “Бозларның эрүве белән нефтьтән баюны көткән халык, киңрәк автономия өчен тавыш бирде” дигән мәкаләдә Гренландиядәге референдум нәтиҗәләрен бастырган. Референдумда тавыш бирү мөмкинлеге булганнарның 71% катнашкан. Шуларның 75,5% автономияне яклап, 23,5% каршы тавыш биргән.

Русия республикаларында мондый рефрендумның үткәрелүен күз алдына китерү авыр. Татарстанда үткән референдумда халыкның 64,5% суверенитетны яклап тавыш биргән булса да, бүгенге нәтиҗәсе билгеле.

Инде Дания дә Гренландиядәге референдум нәтиҗәләрен санга сукмауга нигездә сәбәп юк. Чөнки Даниядә плюралистик демократия принциплар зур көчкә ия. Мисал өчен, Гренландиягә автономия дәрәҗәсе, шулай ук 1978-нче елда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре белән бирелгән иде.

Берничә көн элек билгеле булган референдум нәтиҗәсендә казанылган иреклек, 2009 елның 21 июнендә генә көчкә керәчәк. Моннан соң Гренландия үз җир асты һәм җир өсте байлыкларына тулысынча хуҗа булачак. Әмма нефте чыккан сурәттә, аның яртысына Дания ия булачак. Дания исә Гренландиянең еллык буджетының 30%-ын (3 миллиард 200 миллион крон) тәшкил иткән ярдәм бирәчәк.

Шушы референдумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе - Гренландия җирле халкы теленең рәсми тел буларак кабул ителүе. Моңа кадәр данча белән инук теле рәсми телләр дәрәҗәсендә иде.

Референдум зур яклауга ирешүеннән соң автоном Гренландиянең җитәкчесе Эноксен: “Тормыштагы иң зур теләгем Гренландиянең бәйсезлеген күрү”, дип белдерде.

Кыскасы, бу референдум тагын бер халыкның тыныч юл белән хокукларын киңәйтә алуын күрсәтә. Даниянең дә бу нәтиҗәне кабул итүе Дания халкының мәдәни дәрәҗәсе өстен булуын исбатлый.
XS
SM
MD
LG