Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Никарагуа белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде


Тифлис – Грузия рәсмиләре Никарагуа белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзүен белдерде.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, бу карар Никарагуа президенты Даниэль Ортеганың Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тануы белән бәйле.

Бу турыда кисәтү Никарагуаның Берләшкән Милләтләр оешмасындагы вәкиленә тапшырылган.

Элегрәк рәсми Тифлис, шул ук сәбәптән, Русия белән мөнәсәбәтләрен өзгән иде.

XS
SM
MD
LG