Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко партия юлбашчысы булды


Киев – Украина президенты Виктор Ющенко "Халык Берлеге Безнең Украина" партиясенең җитәкчесе булды.

Бу урынга ул партиянең ябык ишекләр артында үткән корылтаенда сайланды. Ющенко намзәтен партиянең элекке җитәкчесе Вячеслав Кириленко тәкъдим иткән.

Киевтагы хәбәрчебез әйтүенчә, корылтайда "сәяси резолуция" кабул ителгән һәм анда шундый сүзләр бар: "Украинаның иминлеге куркыныч астында кала. Русиянең элекке совет киңлеген контроль итү теләге, Кремль тарафыннан Украинага каршы оештырылган провакацияләр, Русия гаскәрләренең мөстакыйль Грузия җиренә басып керүе моңа дәлил булып тора."

XS
SM
MD
LG