Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәй районы җитәкчесе итеп Татьяна Воропаева куелды


Зәй – Татарстанның Зәй районы җитәкчесе итеп Татьяна Воропаева билгеләнде. Әлеге карар бүген муниципаль район шурасы утырышында кабул ителде. Утырышта республиканың премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Районның элекке башлыгы Ринат Фәрдиев 6 ноябрь көнне фаҗигале рәвештә һәлак булган иде.

Татьяна Воропаева моңа кадәр башкарма комитет җитәкчесе булыш эшләде.

XS
SM
MD
LG