Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Михаил Бекетовны яклап митинг үтте


Химки – Шимбә көнне Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә "Химкинская правда" гәзите баш мөхәррире Михаил Бекетовны яклап митинг үтте.

Күптән түгел вәһшиләрчә кыйналганнан соң, Михаил гарип булып калды.

Митингта 400-ләп кеше катнашты. Алар журналистка каршы булган һөҗүмгә гадел тикшерү үткәрергә, шәһәр башлыгы Валдимир Стрельченконы урыныннан алырга таләп итте.

Бекетовның дуслары һәм хокук яклаучылар аңа каршы булган һөҗүмне аның эшчәнлеге белән аңлата. Журналист хакимияткә кискен тәнкыйть белдереп яза иде.

XS
SM
MD
LG