Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбаида атыш тәмам. 195 кеше һәлак


Таҗ Маһал кунакханәсендә коткару эшләре
Таҗ Маһал кунакханәсендә коткару эшләре
Шәһәрнең полиция җитәкчесе Хәсән Гафур "хәрби гамәлләр тәмам. Бар терорчылар да үтерелде" дип беллдерде. Ул арада полиция хезмәткәрләре Таҗ Маһал кунакханәсен тикшерүне дәвам итә.

"Анда тагын 3 террорист сыенган иде, хәзер аларның да гәүдәләре табылды. Без һәр бүлмәне йөреп чыгачакбыз. Аңарчы операция тәмам дип әйтә алмыйм. Ләкин атышулар инде бетте" - диде полиция рәсмие Кришна Дут.

Шәһәр рәсмиләре әйтүенчә, 3 көн барган бәрелешләр нәтиҗәсендә барлыгы 195 кеше һәлак булган, 295-е яраланган.

Корбаннар арасында 20-ләп чит ил кешесе дә бар. Шул исәптән, Кушма Штатлар, Израиль, Австралия һәм берничә Европа иленнән.

"Кушма Штатлар бу хәлләрне тикшерүдә һәр төрле ярдәм күрсәтәчәк. Бу безнең өчен бик мөһим. Американ халкы бу кайгыны уртаклаша", - диде Американың Һиндстандагы илчесе Дэвид Малфорд.

Чәршәмбе көнне коралланган төркемнәр Мумбаиның берничә урынында һөҗүм ясады -тимер юл стансиясенә, ике кунакханә, кафе, хастаханә һәм яхүд үзәгенә. Яхүд үзәгендә 5 кеше, шул исәптән Нью Йорктан килгән раввин һәм аның хатыны һәлак булган.

Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны моңарчы билгесез булган Декан мөҗәһетдиннәре исемле исламчы төркем үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG