Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама иминлек такымын игълан итәчәк


Чикаго – Американың яңа сайланган президенты Барак Обама дүшәмбедә үзенең иминлек такымын иглан итергә җыена. Бу уңайдан ул Чикагода матбугат очрашуы үткәрә.

Сенатор Һиллари Клинтон дәүләт секретаре итеп билгеләнер дип көтелә.

Элегрәк килгән хәбәрләргә караганда, саклану министры Роберт Гейтс урынын саклап калачак.

Элекке НАТО көчләре җитәкчесе генерал Дҗеймс Дҗонс иминлек киңәшчесе булыр дип көтелә.

Обама үзенең вазыйфасына 20 гыйнварда керешә.

XS
SM
MD
LG