Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Европаны Русиягә ташлама ясамаска чакыра


Грузия президенты Михаил Саакашвили Европа Берлеген, алда торган хезмәттәшлек сөйләшүләре алдыннан Русиягә ташламарлар ясамаска чакырды. Бу хакта ул Германиянең "Der Tagesspiegel" басмасына биргән әңгәмәсендә белдерде.

Сишәмбе көнне Европа Берлеге Русия белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләрен яңарта. Сөйләшүләр 3 ай элек Русия белән Грузия арасында чыккан сугыштан соң туктатылган иде.
XS
SM
MD
LG