Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада хатын-кызлар хокуклары турында сөйләшәләр


Бүген Русиянең Дәүләт Думасында хатын-кыз сәясәтчеләр, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, барлыгы 500гә якын хатын-кыз җыелып 100 елда Русиядә хатын-кыз хокуклары өлкәсендә булган тәрәккыять турында сөйләшә. Җыен 100 ел элек Петербурда узган бөтен Русия хатын-кызлары корылтаена багышлана.

"Сәясәттә һәм эшкуарлыкта уңышка ирешкән хатын-кызлар глобаль мәсьәләләрне чишергә ярдәм итә ала," диде Дума рәисе урынбасары Надежда Герасимова.

"1908 елгы корылтай хатын-кызларның эш һәм белем алуга хокукына багышланса, бүгенге җыенда сүз хатын-кызларны җитәкче урыннарга күбрәк кую, аларның сәяси тормышта катнашуын күз алдында тота," диде Герасимова.
XS
SM
MD
LG