Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәй дилбегәсе тәҗрибәле хатын-кыз кулында


29 ноябрьдә Зәй районының социаль-икътисади үсешенә багышланган җыелышта районның яңа җитәкчесе тәкъдим ителде. Татарстан тарихында беренче тапкыр район белән хатын-кыз җитәкчелек итәчәк.

Татьяна Воропаева 1954 елның 17 апрелендә туа. Хезмәт юлын Зәйдәге 98-нче һөнәри белем бирү уку йорты җитәкчесе булып башлаган. Соңрак Зәй районы хакимиятендә эшли. Район башлыгының беренче урынбасары була. Соңгы елларда Зәй хакимияте башкарма комитеты рәисе булып эшли.

Берничә атна элек, Зәй башлыгы Ринат Фәрдиев фаҗигале рәвештә вафат булды. Татарстан җитәкчелеге Зәй кебек алдынгы һәм көчле район озак вакыт җитәкчесез тора алмый, дип бу урынга Татьяна Воропаеваны тәкъдим итте. Воропаева күп еллар Ринат Фәрдиев белән бергә эшләгән. Республика җитәкчелеге белдерүенчә, ул районның барлык уңышлы һәм кимчелекле якларын белә һәм Татьяна Воропаеваның район белән җитәкчелек итә алуында шикләнми.

XS
SM
MD
LG