Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:49

Татарстанда нефть табучы хосусый ширкәтләр ябыла башлады. Беренче булып үз эшен “Болгарнефть” туктатты.

Аның бөтен хезмәткәре эштән җибәрелгән. Ширкәтнең мөдирләр шурасы башлыгы Василий Мухин белдергәнчә, хәзер нефтьне арзан бәядән сату табыш китерми, аны саклап торырга урын да юк.

Белгечләр фикеренчә, нефть табучы хосусый ширкәтләргә хөкүмәт тарафыннан ярдәм булмаса алар тиздән барысы да ябылып бетәчәк. Мондый ширкәт хуҗалары исә Русия җитәкчелегеннән, финанс кризисы тәмамланып, нефть бәясе кыйбатланганчы җир байлыкларын тапкан өчен салым алмауны сорый. Бүген чимал чыгаруга киткән акчалар салым түләргә генә кереп бара, ди алар.

“Болгарнефть” республикада алдынгы нефть табучы хосусый ширкәтләрдән иде. Ул 3 коедан Татарстанда елына 180 мең тонна нефть чыгарган. Элек ширкәтнең еллык чиста кереме 230 миллион, гомуми табышы 1 миллиард сумнан артык булган.

XS
SM
MD
LG