Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта буын СПИДны күбрәк йоктыра


1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне. Русиядә бу авыруны кисәту чаралары өчен акча бирми башлаганнар.

Казан шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек Марс исемле егет үзендә ВИЧ икәнлеген әле күптән түгел генә белгән. Шундый ук проблемалы кешеләр белән бәйләнешкә керү өчен “Сезнең белән аралашасым килә” дип ул интернетта электрон адресын да, ICQсын да калдырган. Монда тормыш кору өчен үзләренә яр эзләүчеләр дә бар.
Бу игъланнар Республиканың СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге сәхифәсендә. Бу үзәк табибәсе Елена Төхвәтуллина, яшьләр арасында СПИД йоктыручылар бераз кими төште, ә урта буын арасында арта дип белдерә.
“Яшьләр арасында ВИЧ белән авыручыларга килсәк, узган ел белән чагыштырганда якынча 15%-ка кими”, ди Төхвәтуллина. Төгәл саннар 2008 ел ахырына билгеле булачак. Төхвәтуллина сүзләренчә, соңгы елларда СПИДның хәтәр куркыныч авыру икәнлеге турында аңлату эшләре алып бару, төрле чаралар үткәрү, буклетлар тарату моңа уңай йогынты ясаган. Мәктәпләрнең һәм мәгълүмат чараларының да бу эштә үз өлеше бар.
Дөньякүләм СПИДка каршы көрәш көнендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе Республиканың СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге белән берлектә чара үткәрде. Ул “Сәламәт һәм бәхетле булып киңлекләр буйлап бергә атлау күңелле” дип аталды.
“Корстон” күңел ачу үзәгендә төрле ярышлар, викториналар үтте. Мәктәпләрдән килгән такымнар бал биюләре дә күрсәтте. Шушы ук чара вакытында укучылар СПИДтан вафат булганнар истәлегенә шәмнәр дә яндырды. Болар барсы да сәламәт яшәү рәвешен мактауга юнәлдерелгән иде, ди Төхвәтуллина.
Рәсми саннарга күз салсак, Татарстанда 2008 елның ноябрь уртасына кадәр барлыгы 10469 кешедә ВИЧ барлыгы ачыкланган. Кайбер белгечләр, бу рәсми теркәлгән саннар гына, ә үзләрендә ВИЧ барлыгын белмичә йөрүчеләр һәм белеп тә битараф калучыларны бергә кушсаң, иң кимендә 10-га тапкырларга кирәк, дип әйтә.
Күпчелек очракта зәһәр авыру теге яисә бу йомыш белән медицина үзәкләренә мөрәҗәгать иткәндә, мисал өчен операциягә ятарга кирәк булганда төрле анализлар биргәндә, ачыклана. Барлык ВИЧлы кешеләрнең 57%- тан артыгы әнә шул юл белән үзендә яман авыру барлыгын белгән. Сырхауханәләргә һәм тикшеренү үзәкләренә үз теләге белән мөрәҗәгать итүчеләр күп түгел- 8,4% кына. Табиплар әйтүенчә, миндә ВИЧ булмаска тиеш дип үз-үзеңә ышанып йөрү, тикшеренмәү барлык Русиялеләр өчен дә уртак бәла.
Елена Төхвәтуллина әйтүенчә, Татарстанда тагын бер бәла баш калкыта башлаган. “Тормышка ныклап аяк басканнар арасында ВИЧ эләктерүчеләр саны арта башлады. Аларның күпчелеге фәхишәләр белән интим мөнәсәбәткә кергән вакытта сакланмаган ирләр”.
Кукмара якларыннан булган Элвина исемле татар кызына 19 яшь. Бик чибәр ул. Зәп-зәңгәр күзле, ап-ак чәчле. Менә берничә ел инде олы юлда ерак араларга йөк ташучыларга фәхишәлек хезмәте күрсәтә. 17 яше тулганда ук ВИЧ эләктергән. Туган тумачасы, әти-әнисе күпме генә бу хезмәтеннән баш тартырга үгетләмәсен, Элвина өенә кайтып әзерәк ял итеп ала да, тагын трассага китә. “Мин аннан башка, ягъни фәхишәлектән башка яши алмыйм”, дип белдерә ул.
Sex вакытында саклану чаралары куллану да 100% иминлек тәэмин итми, ди табиплар. Шулай ук, наркотиклар кулланганда энәдән эләктерүчеләр дә кимеми. Узган ел белән чагыштырганда быел иң ким дигәндә 10%-ка арту теркәлергә мөмкин дип фаразлый Төхвәтуллина.
Дәүләтнең бу проблемага соңгы вакыттагы битарафлыгы да борчый аны. Элгәре дәвалау өчен дә, СПИДның зыяны һәм аннан саклану юллары турында төрле чаралар үткәрү өчен дә акча бирелгән булган. Бүгенге көндә исә халыкны агартуга акчаны үзәк үзе эшләп табарга тиеш.
“Профилактика бөтен дөньяда дәүләт тарафыннан финанслана. Дәвалауга караганда кисәтү күп тапкырлар арзанракка төшкәнне бөтен кеше белә”, ди Елена Төхвәтуллина. Ә Русиядә моның өчен акча бирми башлаганнар.
XS
SM
MD
LG