Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросында беренче кеше үлде


Бүген иртәнге сәгать 8дә Казанның Сукно бистәсе метро тукталышында бер хатын-кыз поезд астына ташланып һәлак булды. Аңа 36 яшь, ул Казанда яшәгән II группа инвалид, рухи авыру булган. Хатын-кызның поезд астына ташланганын тукталышта торган кешеләр дә күргән.

Татарстан прокуратурасы бу хәлне тикшерә башлады. "Әгәр дә бу хатынның үз үзен үтерүенә ниндидер сәбәпләр китергән булса - җинаять эше ачылачак," дип белдерде прокуратура вәкиле Эдуард Абдуллин.

Бу - Казан метросында поезд астына сикереп үлүнең беренче очрагы.
XS
SM
MD
LG