Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан Пакыстанга "кискен" җавап белән янады


Һиндстанның хакимияттәге фиркасе узган атнада Мумбаидагы һөҗүмнәрдән соң Пакыстанга "кискен" җавап кайтарачагын белдерде. Мумбаида кунакханә һәм яһүд үзәгенә булган һөҗүмнәрдә 170тән артык кеше һәлак булды.

АКШ Дәүләт секретаре Кондолиза Райс Пакыстанны Һиндстан тикшерүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Дәһлидә, һөҗүмнәрне оештыручылар Пакыстаннан, Лашкар-и-Таиба сугышчан төркем әгъзаләре булган, дип саныйлар.
XS
SM
MD
LG