Accessibility links

Самар өлкәсе имамы китап чыгарды


Самар Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат Сафин “Самар өлкәсендә ислам: тарихтан бүгенгәчә” исемле китап чыгарды.

Җыентыкның беренче бүлеге “Ислам - Самар өлкә тарихының бер өлеше” дип атала. Биредә автор Самар җирлеген Евразия кисешкән төбәк дигән фикерне алга сөрә. Дәлил итеп, Идел, Самарка, Сок, Кондурча буйлары гомер-гомергә мөселман җирләре дигән фараз китерә. Һәм бу карашын Похвистнево шәһәрендә янәшә салынган чиркәү белән мәчет сурәтләре аша дәлилли сыман.

“Узганнан киләчәккә. Болгар шәһәрчекләре бөек заманның авазлары” дигән бүлек тулысынча Болгар чорына багышланган. Самар өлкәсендә Болгарга бәйләнешле 50 тарихи истәлекле җирләр билгеле икән.

Атаклы Муром шәһәрчеге 150 гектар җирне били, ә бу инде борынгы Киев шәһәренә тиң дигән сүз. Төбәкнең рухи халәтенә багышланган бүлеге – мәчетләр турында. Самар өлкәсендә бердәнбер таш мәчет Тёплый Стан авылында салынган булган.

Шулай ук үзенең китабында Иршат хәзрәт Сафин Самар өлкәсендәге дин әһелләренә туктала. Шундыйлардан ахун Зәйнелгабидин Мелзетдинов, ахун Шихабетдин Минюшев, ахун Габбас Субеев халык арасында дәрәҗә казанган имамнар икән.

Авторның күзәтүенчә, Самар өлкәсенең һәр татар авылында мәчет булган, һәр мәчет каршында мәдрәсә эшләгән. Иршат Сафин Самарда чыккан “Икътисад” журналына һәм аның редакторы Фатых хәзрәт Мортазинга зур урын бирә. Фатых хәзрәт Мортазинны 1937 елны НКВД подвалында атып үтерәләр.

Шәхес культы чәчәк аткан елларда, кып-кызыл большевизм чорында миллионнан артык мөселманнары булган Татарстан һәм Башкорстанда 14-15 мәчет эшләгән, шул ук елларда 100 мең татар яшәгән Куйбышев өлкәсендә дә 14 мәчет эштән туктамаган.
Китапның соңгы бүлеге “Яңарышның бәхетле көннәре” дип исемләнгән. Идел буенда Ислам кабул итүнең 1100 еллыныа Самар төбәгендә 26 мәчет булса, бүген аларның саны - 86.
XS
SM
MD
LG