Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда авыру балаларның фото күргәзмәсе ачылды


Казанда СПИДка каршы көрәш көне кысаларында "Яратам сине, тормыш!" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Аны Русиядә 2005 елда ВИЧ йоктырганнар арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыккан Светлана Изамбаева оештырган. Күргәзмә ярдәмгә мохтаҗ балаларга багышлана, анда ВИЧлы аналардан туган, яман шеш белән авыручы, ата-анасыз калган балалар төшкән рәсемнәр куелган.

"Чараның максаты - Татарстан хөкүмәте, оешмалары һәм ширкәтләрнең, төрле берлек һәм төркемнәрнең шундый балаларга ярдәмен оештыру, танылган һәм тәэсирле кешеләрнең игътибарын җәлеп итү," диде Изамбаева.

Һәр рәсем астында бала турында мәгълүмат урын алган, балаларны Казанның танылган фоторәссамнары төшергән. Күргәзмәне оештырырга Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәм иткән, бу чара 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Светлана Изамбаева үзе Чабаксарда үткәрелгән бәйгедә үзенең ВИЧлы булуын игълан иткәннән соң шәһәрдән китергә мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG