Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бушлай презервативның файдасы аз"


Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

Чаллыда ВИЧ инфекцияле беренче авыру 1989 елда 3 яшьлек балада табыла. Шул вакыттан бирле Чаллыда 1374 кешедә ВИЧ инфекция ачыклана.

16 ел эчендә шуларның 202 үлә. Беренче үлү очрагы 1992 елда теркәлә. Чаллының СПИД үзәге якын тирәдәге 6 район җирендә эш алып бара. Шушы районнарда, авыллада ачыкланган авырулар саны 240-тан артып китә, үлүчеләр 38.

Бу авыруга каршы көрәш көне уңаеннан СПИД үзәгенең баш табибы Галиҗан Зариповтан ВИЧ инфекция буенча гомуми вазгыять белән кызыксындык.

“1989-1997 елларда 4 кешедә ВИЧ инфекция табылса, 1999 елда - 216, 2000 елда - 274, 2001 елда 226 кешегә ВИЧ инфекция диагнозы куйдык. Боларның күпчелеге наркоманнар иде. Бушлай презервативлар һәм энәләр таратып без бу эпедемияне туктаттык. Әмма аның файдасы бик зур түгел.

Быел 10 айда 96 кешегә шундый диагноз куелды. Авыручыларның 90% авыруны җенси юл белән йоктырган. СПИДның яше хәзер “картая”. Яшьләр күбрәк, ләкин 50, 60, 70 яшьлек кешеләр дә исәпкә алынды. Авылларда да хәл яхшы түгел. Менделеев районында мәсәлән, 71 кешегә ВИЧ инфекция диагнозы куелган. Шундагы 12 авылда СПИД авырулы хатын-кыз бар. Аларның ирләре кайчандыр төрмәдә утырган, наркотик кулланган. Бүген табиблар Актаныш районы авылларында аңлату эше алып бару өчен чыгып китте. Алда башка районнар”, диде Галимҗан Зарипов.

Чаллы СПИД үзәге табиблары мәгълүматларына караганда, 2008 елда Чаллыда ВИЧ инфекцияле 105 хатын-кыз бала тапкан, Алабугада -14, Минзәләдә -1, Тукай районында 4 авыру бала туган. Шушы арада гына Чаллыда ВИЧ инфекцияле 9 хатын-кыз бала табарга җыена.
XS
SM
MD
LG