Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

67 яшьлек авыл интернетчысы Рәфхәт Зарипов компьютерчылар бәйгесендә җиңеп, затлы бүләк - ноутбок яулаган.

Бүгенге милли үсеш, татар теленең сакланып калуы заманча мәгълүмат технологиясен үзләштерүгә бәйләнгән. Радио, телевидение, компьютер һәм интернет мөмкинлекләрен кулланмаган милләтләрнең киләчәге юк. Яңалыкка омтылучы татар зыялылары заманча технологиядән читтә тормый. Әмма хәзергә татар интернетының кулланучылар аз, компьютер белән дуслашмаган татарлар адым саен очрый.

Узган җомга көнне Казан университетыннан чыгып килгәндә Балтач районында яшәүче бер авыл абзыен очраттым. Рәфхәт Зарипов турында “Азатлык” радиосы берничә тапкыр сөйләде. Ул 40-50 ел дәвамында “Азатлык” радиосын тыңлый, ә хәзер, шактый өлкән яшьтә булса да, компьютерны йөгәнләп алган.Ул Түнтәр авылында информатика дәресләре алып бара. Рәфхәт Зариповның интернетта эшләве турында “Пәрәвез” сәхифәсендә сөйләгән идек. Заманча техниканы кулланып, әдәбиятны, туган телне, тарихны, сәясәтне бик яхшы белүче 67 яшьлек Рәфхәт абый һәрвакыт гаҗәпләндерә.

Заманында ул “Азатлык” радиосында яңгыраган “хилаф” аргументларны үзләренең лекторлык эшендә кулланып, авылда, Балтач районында һәм республикада бик көчле лектор, пропагандист буларак танылган. Дөресен сөйләгәч, бу саннарны һәм фактларны каян алдың, дип бәйләнеп тормаганнар, халыкара хәл, сәясәт турындагы чыгышларын зур ихтирам белән тыңлаганнар.

Бу заманнар инде үткән. Лаеклы ял вакыты җиткән, совет чоры үтеп, яңа базар һәм демократия галәмәтләре калкып чыккан. Менә шул вакытта Рәфхәт абзыйны үзгәрмәве, хәтта бераз яшәреп, дәртләнеп китүе күзгә ташлана.

“Нишләп йөрисең, әллә берәр оныгың монда укыймы”, дип сорагач, Рәфхәт агайның күзләреннән очкыннар чәчелде. Аны Казанга бүләк алырга чакырганнар, компьтерчылык осталыгы өчен ноутбук тапшыралар икән. 17 яшьлек егетләргә әтиләре ноутбук алып биргәндә, алар ихлас сөенә, әмма бу кадәр үк түгел.

Моңа кадәр Рәфхәт абый ноутбук тоткан кеше түгел, хәтта гади компьютер да аның өенә күптән түгел генә куелган. Шуңа күрә аңа интернетка чыгу өчен гел мәктәпкә барырга туры килгән. Була ич шундый мәктәптән кайтмый торган укытучылар! Ләкин барыбер йорт-кура тирәсенә кайтмыйча да булмый. Тавык, сарыкларны ашатканнан соң, барыбер интернетка керергә кирәк. Мәктәптән дә, өйдәндә глобаль челтәргә чыгу җайлы булачак.

“Компьютер кулланучыларның күбесе “Microsoft” компаниясенең “Windows” операцион системасы белән эшли. Мәктәпләр өчен аны сатып алу бик зур проблема булып тора. Күптән түгел галимнәр шушы программа урнына, махсус мәгариф йортлары өчен “Lynx” операцион системасын булдырды. Ул сынау рәвешендә Русиянең өч төбәгенә бирелде. Шулар арасында Татарстан да бар.

Шул вакытта югары һәм урта уку йортлары укытучылары өчен бәйге игълан ителде. Бәйгедә шушы “Lynx” системасына яраклы итеп программаларны яңартырга кирәк иде. Без “Windows”та кулланган кайбер программаларны үзгәртеп, “Lynx”ка җайлаштырдык.
Русия күләмендә үткәрелгән шушы бәйгедә 500-гә якын укытучы катнашты, шуның 270 Татарстаннан. Иң яхшы 100 эш ноутбук белән бүләкләнде. Аларның 31-е Татарстан укытучыларына насыйп булды”, ди Рифхәт Зарипов.


Мондый кешеләр беләр аралашкач, күз аллары яктырып китә, яшәүгә өмет арта. Университеттан “Азатлык”ның Казан бүлегенә кайтсам, өстәлдә “Тирән тамырлы Түнтәрем” дип аталган кирпеч калынлыгындагы китап ята. Шул ук Рәфхәт Зарипов оештырып, ташка бастырган бу китапның эчтәлеге Гинессның рекордлар китапбына кертерлек. Бер тышлык эчендә милләтнең, бер авыл тарихи, кызыклы шәхесле, көлкеле хәлләре, шигырьләре, җырлары, статистик мәгълүматлар тупланып, шушы авылның рухи һәм матди елъязмасы килеп чыккан. 825 битлек бу китап турында аерым бер сөйләргә кирәк булыр.

Бу китапның эчтәлеге Рәфхәт Зарипов төзегән 4-5 интернет сәхифәсендә чагыла. Кызыксынсагыз, www.tuntarem.narod.ru , www.abaga.narod.ru кебек демократик сәхифәләргә һәм әлбәттә www.azatliq.org адресына кереп чыккалагыз. Түнтәрлеләрдән калышмаска иде, агай-эне!

XS
SM
MD
LG