Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Һиндстанның Мумбаидәге hөҗүмнәрдә Пакыстан белән бәйләнеше булган сугышчы төркемне гаепләве, ике ил арасында киеренкелекне арттырды.

Мондый белдерүләрнең сәбәбе – Кәшмир тирәсендәге бәхәсләр белән бәйле. Һиндстан хакимияте hөҗүмнәрне Ләшкәр-и Тайба дип аталган Пакыстанда оешкан, Кәшмир бәйсезлеген яклаган төркемнең оештыруын алга сөрә"ди Һиндстан һәм Пакыстандагы сәяси вакыйгаларны якыннан күзәтеп барган, чыгышы белән Пакыстандагы төркмән диаспорасыннан булган Мөхаммәт Таһир әфәнде.

Бу төркем Һиндстан хакимиятенә каршы элек тә hөҗүмнәр оештырган булган. Мисал өчен, 2001 елда Һиндстан парламентына булган hөҗүм шулардан берсе.

Төркемнең Пакыстан белән бәйләнеше

Төркем Пакыстан хакимияте тарафыннан тыелгач аның башлыклары кулга алынган булган. Бу вакыйгадан соң оешма әгъзаларының бер очкычны урлап, төркемнең башлыкларының иреккә чыгарылуын сорый. Һәм ахырда Һиндстан хөкүмәте башлыкларны чыгарырга мәҗбүр булган. Төркем еллар дәвамында Кәшмир бәйсезлеген таләп итеп, Һиндстанга каршы төрле hөҗүмнәр оештыра. Пакыстан хакимияте тарафыннан тыелуына карамастан бу төркем әле дә әүзем ди Таһир әфәнде.

Соңгы бер-ике айда Һиндстанның Кәшмир вилаятендә Һиндстан хакимиятенә каршы зур протест чаралары оештырылды. Мумбайда булган шушы hөҗүмнәрнең Кәшмир вакыйгалары белән бәйләнеше бармы?

"Кәшмирдәге хәлләр җирле мәсьәлә иде"

"Минем тикшеренүләргә караганда, ул вакытта бу җирле мәсьәлә дип карала инде. Чөнки Мөшәррәф вакытында Кәшмир мәсьәләсендәге бәхәсләр бетерелде. Пакыстан хакмимяте бәйсезлек таләп иткән оешмаларга ярдәмен киметте. Моның сәбәбе аңлашыла да, чөнки бер яктан бy, Һиндстан белән араларны якынайту сәясәтенә бәйле булса, икенче яктан, Әфганстан чигенә якын Пакыстан кабилә җирләрендә арткан бәрелешләр бу карарга этәрде. Пакыстан хакимияте ике тарафка да бер ук вакытта җавап бирә алырлык көче калмаган иде", ди Мөхаммәт Таһир әфәнде.




"Мөселманнарда ризасызлык артты"

"Һиндстан да соңгы вакытта Кәшмирдә үз йогынтысын арттырырга теләп мөселманнар яшәгән җирләргә якын буддист гыйбадәт йортларын сала башлавы мөселманнар арасында ризасызлык тудырды. Һиндстан бу сәясәт белән Кәшмиргә үз халкын күбрәк урнаштырырга тели, дигән фаразлар туды. Бу да тарих буена дәвам иткән бәйсезлек таләбен тагын да арттырды" ди Таһир әфәнде.

"Җирле сайлауларга әзерләнгән төбәктә исә сәясәтчеләр бу хәлне үз мәнфәгатьләренә кулланырга теләде. Чөнки алар бу адым белән үз сәяси көчләрен арттыpырга җыенды, Шул исәптән Кәшмирдә кабынган каршылыкларны бу һөҗүм белән бәйләве авыр", диде Мөхаммәт Таһир.

XS
SM
MD
LG