Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама такымы эшкә керешергә әзер


Американың яңа "өчлеге": вице-президент, президент һәм дәүләт секретаре
Американың яңа "өчлеге": вице-президент, президент һәм дәүләт секретаре
Американың яңа хөкүмәтендә икътисад өчен җавап бирәчәк кешеләрне Обама узган атнада атаган иде. Дүшәмбедә Чикагода үткән матбугат очрашуында ул алдагы дүрт елда тышкы сәясәт һәм иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы булачак рәсмиләрне игълан итте. Аларның кимендә өчесе алдан билгеле иде.

Дәүләт секретаре

Дәүләт секретаре урынына, алдан көтелгәнчә, Һиллари Клинтон тәкъдим ителде. "Мин Һилари Клинтонны дус, коллега, киңәшче һәм көрәшче дип беләм. Ул искиткеч акылга һәм әһлакка ия кеше. Мин аның дәүләт секретаре булачагы белән горурланам", - диде Обама.

Элекке президент Билл Клинтон хатыны сенатор Һиллари Клинтон демократлар партиясе намзәте булу өчен көрәштә Обаманың көндәше иде. Хәзер алар яхшы мөнәсәбәттә дип уйларга кирәк. Һиллари ханым Обамага рәхмәт әйтеп, бу эшкә һәм иленә үзен тулысы белән бирәчәген әйтте.

Һиллари Клинтон шактый тәҗрибәле, дөньяга киң карашлы сәясәтче санала. Әммә дәүләт секретаре сыйфатында аны гаять авыр мәсьәләләр көтә. Шуларның кайберләрен кичекмәстән хәл итә башларга кирәк.

Мисал өчен, Мумбаидагы соңгы вакыйгалардан соң, Һиндстан белән Пакстан арасында киеренкелек арта. Моннан тыш, Гыйрак һәм Әфганстан сугышлары, Израиль-Фәләстин каршылыгы, Иранның атом програмы, әлеге дә баягы террорчылык.

Саклану министры

Күрәсең шушы авырлыкларны искә алып, Обама саклану министры Роберт Гейтсны урынында калдырырга булды. Гейтс бу урынга ике ел элек Буш тарафыннан билгеләнгән иде. Ул Гыйракка өстәмә гаскәр җибәрү тарафдары булды. Обама үзе сайлау ярышы вакытында Гыйрактан гаскәрне чыгарырга вәгъдә итте. Беренче карашка каршылык сыман.

Роберт Гейтс
Әммә белгечләр фикеренчә, Обама Гейтсны калдырып дөрес эшли. Чөнки беренче мәлдә аның Гыйрактан башка да мәшәкатьләре күп булачак. Шул ук икътисад кризисы, мәсәлән. Гейтс, Гыйрак һәм Әфганстандагы хәлләрне яхшы белгән кеше буларак, анда иминлек тәэмин итәчәк.

Моннан тыш, Гейтсны эшкә алып, Обама, аның хөкүмәтендә демократлар да, республиканнар да булачак дигән, сайлау алды вәгъдәсен дә үти.

Иминлек киңәшчесе

Дҗеймс Дҗонс
Үзенең иминлек киңәшчесе итеп Обама элекке генерал Дҗеймс Дҗонсны атады. 64 яшьлек генералның хәрби һәм дипломатия өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Ул заманында НАТО көчләре белән җитәкчелек иткән, Якын көнчыгышта махсус вәкил булган кеше.

Башка рәсмиләр

Дүшәмбедә Обама тагын берничә мөһим урынга кешеләр билгеләде.

Аризона губернаторы Дҗанет Наполитано Эчке иминлек министры итеп билгеләнде.

Юстиция министрлыгында эшләгән Эрик Һолдер Баш прокурор вазыйфасын башкарачак.

Дәүләт секретаре ярдәмчесе булган Сьюзан Райс Кушма Шталарның Берләшкән Милләтләр оешмасында илчесе булачак.

Обама һәм ул билгеләгән кешеләр үз вазыйфаларына 20 гыйнварда керешә.
XS
SM
MD
LG