Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомали пиратлары башлыгы Украинада укыган


Абдулла Йосыф Әхмәт Харьков хәрби уку йортларының берсендә укыган. “Фаина” көймәсен коткару өчен Украинадагы Сомали егетләренә басым булган.

“Сомали пиратлары юлбашчыларының берсе Харьковта укыган. Пиратлар “Фаина” көймәсен урлагач, Украинаның махсус хезмәтләре Украинаның Винница шәһәрендә яшәүче Сомали кешеләренә басым ясаган,” дип хәбәр итте Украинаның “24” басмасы.

Украинада пиратлар яшәми

Украинаның махсус хезмәтләре бер әйберне чамалап җиткермәгән. Бирегә килүчеләр – Сомалиның ярлы көньяк төбәкләреннән, изелгән һәм эзәрлекләнгән кабилә кешеләре. Аларның бай пиратларга бер катнашы да юк.

“Фаина” көймәсен иң бай 4 кабиләнең икесе – Хавие һәм Дород кабиләләре кешеләре басып алган,” дип сөйләде Әхмәд исемле Украинада яшәүче сомалиларның берсе. “Махсус хезмәтләр башта ярдәм итмәсәк безне илдән куу белән янады, аннары ярдәм итсәк – качак статусы вәгъдә итте,” диде Әхмәд.

“Украинаның махсус хезмәтләре Сомалида кеше язмышының бер тиен дә тормаганын, пиратларга бары тик акча кирәк булганын, янауларның бер файда да китермәгәнен уйламаган, күрәсең”, диде икенче сомалилы Мостафа. Аның туганнары урланган көймә торган диңгез ярына якын яшиләр икән. Украинаның махсус хезмәтләре аңа өенә шалтратырга кушкан, әмма моның көймәне коткаруга бер файдасы да булмаган.

Кабиләләр арасында хакимият өчен көрәш барган Сомалида пиратчылык акча эшләүнең иң ышанычлы һәм табышлы, өстәвенә дәүләт тарафыннан “ярым якланган” ысулына әйләнгән. “Фаина” көймәсен урлаган Дород кабиләсе башлыкларының берсе булган Абдулла Йосыф Әхмәд Пунтленд дигән автоном төбәк башлыгы да булып тора. Нәкъ шул кеше Харьков хәрби уку йортларының берсендә белем алган.


XS
SM
MD
LG