Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Шамил Терегуловны озату


Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Шамил Терегулов 62нче яшендә мәрхүм булды.

Аның исеме балет сәнгатен сөюче бик күп төбәкләргә билгеле. Ул Япония, Төркия һәм Казахстанда да эшләгән. Испания һәм Америкада мастер дәресләр биргән. Голландия, Франция, Бельгия, Мисыр, Португалия, Таиланд һәм башка илләргә тамашалар белән барган. Уфалылар мәрхүм белән опера һәм балет театрында 1декабрьдә хушлашты.

XS
SM
MD
LG