Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс кризис “җимешләре”


Дөньяда барган финанс кризис Башкортстанда да “җимешләрен” бирә башлады.

Якын араларда республикадагы зур заводлардан 3000-нән артык җитәкче хезмәткәрләр кыскартылачак. Шуларның 1100-е Уфа моторлар төзү берләшмәсеннән.

Башкаланың Сипайлово бистәсендә Ирландиянең “Куин Гроуп” компаниясе аквапарк белән ял үзәге төзергә җыена иде. Компания моны билгесез вакытка туңдырырга булган.

Финанс кризис хәбәрдарлык чараларына да тәэсир итте. Санкт-Петербургның “5нче канал” исемле телевизион каналының Башкортстандагы хәбәрчеләр бүлеге ябылды. Шулай ук “Уфимский меридиан” һәм “Воскресная газета” газеталары чыгудан туктады.

XS
SM
MD
LG