Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиланд хөкүмәте таратылды


Таиландның Конституция мәхкәмәсе карары белән хакимияттәге коалиция таратылды. Карарда 2007 елның декаберендә булган сайлауда җитди канун бозулар булганы ачыклынды, диелгән. Премьер-министр Сомчай Вонгсаватка 5 ел сәясәт белән шөгелләнү тыелды.

Бангкоктагы Дон Муанг халыкара һава аланында бүген булган шартлауда бер кеше һәлак булды, 20ләп кеше яраланды. Узган антадан бирле һава аланы хөкүмәткә каршы "Демократия өчен халык берлеге" контролендә.

Аннан алда протест белдерүчеләр 3 ай хөкүмәт бинасы алдында каршылык чарасын үткәрде. Оппозиция министрларны коррупциядә гаепләп хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG