Accessibility links

Европа Берлеге Русия-Грузия сугышын тикшерә


Европа Берлеге җәен Русия белән Грузия арасында чыккан сугышның сәбәпләрен тикшерә башлавын игълан итте. Тикшерү төркемен БМОның Грузиядәге элекке махсус вәкиле Һәйди Тагливиани җитәкли. Һәйди ханым үз төркеменә дистәгә якын танылган белгечне алачак. Тикшерү нәтиҗәләре 8 айдан игълан ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG