Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиланд оппозициясе протест чараларын туктата


Таиланд оппозициясе каршылык чараларын чәршәмбедә туктатуы турында белдерде. Бүген Конституция мәхкәмәсе карары белән хакимияттәге коалиция таратылды. Карарда 2007 елның декаберендә булган сайлауда җитди канун бозулар булганы ачыклынды, диелгән. Премьер-министр Сомчай Вонгсаватка 5 ел сәясәт белән шөгелләнү тыелды.

Бангкоктагы Дон Муанг халыкара һава аланында бүген булган шартлауда бер кеше һәлак булды, 20ләп кеше яраланды. Узган антадан бирле һава аланы хөкүмәткә каршы "Демократия өчен халык берлеге" контролендә иде.

Аннан алда протест белдерүчеләр 3 ай хөкүмәт бинасы алдында каршылык чарасын үткәрде. Оппозиция министрларны коррупциядә гаепләп хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG