Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанда эчке эшләр министрын бер ай көттеләр


Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы белән Башкортстан эчке эшләр министры итеп элек Карелия министры булган Игорь Алешин билгеләнде.

Октябрь аенда бу вазифада 12 ел булган Рафаил Диваев эшеннән алынганнан бирле бүгенге көнгә кадәр республика милициясе җитәкчесез булды. Диваевның эшеннән китүен озак вакыт Башкортстанның хокук яклаучылары һәм сәяси оппозициясе таләп итеп килде. Министр урынына вакытлыча билгеләнгән Артур Әхмәтханов урынына Мәскәү үз вәкилен билгеләде. Әхмәтханов министр итеп Төньяк Осетиягә җибәрелде.

Башкортстанның хокук яклаучыларыннан берсе, министрлык каршындагы иҗтимагый шура әгъзасе Константин Потнин, яңа министр белән милиция сәяси уеннарга катнашмыйча, ватандашларның хокукларын саклау эшен башкарыр, дигән өмет белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG