Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:09

Мумбаидәге соңгы һөҗүм Пакыстан белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләргә генә түгел, АКШның бу төбәктәге тышкы сәясәтенәдә зур йогынты ясыячак, ди белгечләр.

Һиндстан хакимияте Мумбаида булган канлы һөҗүмнәрене оештырган кешеләрнең Пакыстан белән бәйле булуын белдерә.

Һиндстан тышкы эшләр министры бүген ясаган чыгышында, ил кануннарыннан качып Пакыстанда урнашуда шикләнелгән 20 террорчының исемлеге Пакыстанга җибәрелде дип белдерде. Һиндстан Пакыстаннан бу кешеләрне кулга алып үзләренә тапшыруын сорый.

Ләкин исемлектәге кешеләрнең Мумбаи һөҗүме белән бәйләнеше булу - булмавы, әлегә төгәл ачыкланмаган.

Пакыстан исә Яңа Дәһли хакимиятенең таләбенә турыдан-туры җавап бирмәсә дә, һөҗүмнәрне бергә тикшерү максатында уртак төркем оештыруны такъдим итте. Пакыстан тышкы эшләр министры бүген ясаган чыгышында, Яңа Дәһли хакимияте белән һөҗүмнәрне өйрәнүдә тулы хезмәттәшлек күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Пакыстан тышкы эшләр министры Мәхмуд Курәши: "Бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң нәзберек юнәлеш. Ике тараф та бу мәсьәләдә җаваплылык белән хәрәкәт итәргә тиеш. Тикшерү эшләре әле дәвам иткән вакытта гаепләүләр ташларга яисә бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый", диде.

Чыннан да атом көченә ия Азияның ике иле арасындагы киеренкелеге торган саен арта бара.

Яңа Дәһлидә хәбәрче булып эшләгән Раһул Бәди, Көньяк Азиядә кабынып киткән бу киеренкелек Кушма Штатларның сайланган президенты Обаманың тышкы сәясәтендә беренче чиратта көнүзәк мөһим мәсьәлә булачак дигән фаразда тора.

"Дәүләт икътисады белән бергә, Әфганстан һәм Һиндстан белән арткан Пакыстандагы проблемалар Обама сәясәте алдында хәл ителергә тиешле зур мәсьәләгә булып тора Чөнки бу мәсьәлә тагын да кабынып китәрлек көчтә һәм игътибарга лаеклы мәсьәлә", ди Бәди.


АКШ дәүләт секретаре Кондализа Райс та, Яңа Дәһлигә булачак сәфәре алдыннан Лондонда ясаган чыгышында Американың Һиндстан-Пакыстан арасындагы киеренкелеккә мөнәсәбәтен белдереп, ике илнең бу мәсьәләдә бергә эш итүенең әһәмиятенә басым ясады.

Мумбаи һөҗумнәрен күзәткән кайбер белгечләр исә, анын АКШның көньяк Азия сәясетәнә турыдан туры йогынты ясыячагын алга сөрә.

Лондондагы икътисад уку йортында Көньяк Азия сәясәте белгече Антонио Гиустоззи: "Һиндстанның үзендә Пакыстаннан үч алырга теләгән кешеләр бу мәсьәләне күпертү белән террорчылар мәнфәгатенә генә эшләгән булачак" дип кисәтә.

XS
SM
MD
LG