Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:12

Сембернең татар яшьләре берлеге олуг чара оештырды


Губернатор каршындагы милләтләр шурасына кергән яшьләр сәясәте министрлыгы “Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау буенча төрле чаралар конкурсы” игълан иткән иде.

Татар яшьләре берлеге рәисе Илдар Усманов, үз ярдәмчеләре белән бергә, шушы бәйгедә катнашып җиңеп чыккан һәм ярыйсы гына күләмле грантка ия булган. “Минем күршеләрем” дип аталган проект буенча, оештырылачак чараның төп мәгънәсе - өлкәдә яшәүче һәр халык яшьләре үз мәдәниятен түгел - күршеләренекен күрсәтергә тиеш.

Кичә алдыннан губернаторның милләтара мөнәсәбәтләр һәм үзидарә киңәшчесе Александр Павловка бу чараның мәгънәсе һәм максаты турында сорау бирү мөмкинеге туды.

“Милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүнең нинди катлаулы һәм мөһим икәнлеген үзегез дә аңлыйсыздыр. Бу эш шулкадәр авыр ки, ул барча гамәлләргә дә үтеп керергә тиеш”, диде ул.

Мондый җавап сәер тоелганга, Павлов әфәндегә тагын бер сорау бирергә туры килде. “Бәлки милләтара мөнәсәбәтләр дип лаф ору урынына, бары тик, инородецларны да кешегә санап, аларның да милли мәнфәгатьләрен искә алу да җитәдер? Әйтик, “Чишмә” тапшыруын ябу, мәктәпләрдән ана телен дә куып чыгару үзара мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итә аламы соң?”, дигән сорауга ул болай дип җавап бирде.

“Бу вакытлы гына чарамы, әллә бөтенләй аңгыралыкмы – тикшерергә кирәк һәм алга барышны дәвам итәргә кирәк”, диде Павлов.

Чарага килсәк, ул төрле телләрдә сәламләүләрдән башланды. Артабан хакимият вәкилләре сүз тоттылар. Бу фестивальне, КВН, “Студентлар көзе” кебек тамыр җәйгән һәм киң таралган чаралар рәтенә кертеп, аның туган көне дип игълан иттеләр. Чарага килүчеләрдән иң зур түрә - шул ук Павлов әфәнде, халыкларның тату яшәвенә шатлыгын белдереп, чараның халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертәчәген ассызыклады.

Татар яшьләре берлеге активистлары Тимур белән Венера алып барган чараның үзенә килсәк, иң башта чуаш яшьләре тамашачыны татар сәнгате белән таныштырып, “Әпипә” биюен һәм Әлмәндәр бабайның Әҗәл белән тартышуы тамашасын тәкъдим иттеләр. Тик тирән эчтәлек һәм югары сәнгать осталыгы белән мактанып булмый инде…

Тамашада үзләрен “барча халыклар вәкилләре” дип тәкъдим иткән Ульян дәүләт университеты студентлары да катнаштылар. Алар “Мафия” дип аталган шаярыш һәм КВН кисәге генә тәкъдим иттеләр. Һәм моның белән әллә ни алкышлар яуладылар, дип булмый. Ә менә шул ук университетта укучы Замбия талипләре чыгышы ифрат та җылы кабул ителде.

Шулай да, әрмән культурасын тәкъдим иткән татар яшьләре төркеменә жюри беренче урын бирде. Хәер, эш татар яшьләренең аеруча осталыгында түгелдер. Беренчедән, аларның төп оештыручы буларак, аеруча нык әзерләнүе, икенчедән, аларның чыгышын милли культуралар үзәгендә эшләүче профессиональ хореограф Алина Бабаянның бизәве, дип уйларга була. Һәм нәкъ аның осталыгы аркасында тамашаны йомгаклаган биюләр композициясе, кем әйтмешли, чын апофеоз булып чыкты.

Мондый тамаша соклану, шатлык, канәгатьлек хисләре уятырга тиеш тә бит. Тик менә… Диаспора хәлендә яшәүче әрмән, әзериләрнең югары сәнгати осталыгы, борынгы бабалары җирләрендә яшәүче мукшы-эрзә, чуашларның күрсәтер нәрсә дә табалмавы, борын-борыннан югары мәдәнияткә ия булган татарның “Әпипә” белән чикләнүе кирәкмәгән уйлар да тудыра ала.

Әлбәттә, монда оештыручыларны, ягъни татар яшьләре оешмасын гаепләү юк. Алар чынлап та нык тырышканнар. Бу очракта, кем әйтмешли, “такова се ля ви” диясе генә каладыр. Монысы да Павлов әфәнде яраткан “халыклар дуслыгы” һәм “милләтара мөнәсәбәтләр” дигән төшенчәләрнең асылын ачык күрсәтәдер.

Шулай ук яһүди һәм урыс яшьләренең катнашмавын да аңлау кыен. Илдар Усманов моны аларның яшьләр оешмалары булмавы белән аңлатырга тырышып караса да.

XS
SM
MD
LG