Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Тифлис һәм Киевка әгъзалык планын тикшерә


НАТО тышкы эшләр министрларының Брюссель очрашуында Грузия белән Украинага әгъзалык планы бирү тагын кичектерелер дип көтелә.

НАТО Грузия белән Украинаны беректәшлеккә кушылырга рәсми намзәт итеп карау турында уртак фикергә килә алмый. Саклану беректәшлегенә кергән 26 илнең тышкы эшләр министрлары сишәмбе-чәршәмбе Брюссельдә бу 2 илгә әгъзалык планы тәкъдим итү мәсьәләсен караганда август аенда Русия белән Грузия арасында булган сугышны да истән чыгара алмый.

8 ай элек НАТОның Бухарест саммитында уртак фикергә килә алмаучы НАТО әгъзалары Грузия белән Украинага әгъзалык планы тәкъдим итүне кичектергән иде. Бу юлы да уртак фикергә килә алмаслар, тагын кичектерелер дип көтелә.

НАТО тышкы эшләр министрларының 2 көн дәвам итәчәк очрашуында каралучы төп мәсьәлә Киев белән Тифлискә әгъзалык планы тәкъдим итү мәсьәләсе.

Тифлискә әгъза булырга Русия белән сугыш комачаулый
Эйгенуиз Смолар


Варшаудагы халыкара мөнәсәбәтләр үзәге мөдире Эйгенуиз Смолар НАТО каршында торган проблемалар күпкә киңрәк ди: Грузия белән сугышкан Русиягә карата НАТО нинди мөнәсәбәттә торачак, киләсе елның гыйнварында АКШ президенты Джодж Буш хакимияттән киткәч, НАТОда нинди үзгәрешләр булачак.

"Бу Русия турында, НАТОның киләчәге турында, Буштан соңгы сәяси килешүләр турында. Болар ачыкча тикшерелмиячәк, әмма һәркем НАТОның киләсе апрель аенда үтәчәк, 60 еллык саммитын көтәчәк," - ди Смолар.

АКШ, Британия, шулай ук яңа әгъзалар – Польша, Чехия һәм Балтыйк дәүләтләре Грузия белән Украинаның НАТОга кушылу омтылышына ныклы яклау белдерә. Германия белән Франция бу адым Мәскәүнең бик каты ачуын чыгарачак дип моңа каршы тора.

Смолар Русия-Грузия сугышы НАТОдагы әлеге эчке каршылыкны тагын да көчәйтте һәм Тифлиснең бу атнада әгъзалык планын алу мөмкинлеген бетерде ди.

"Грузия сугышы, күпчелек НАТО әгъзалары фикеренчә, Русия агрессиясенең бер мисалы булу белән бергә хәзерге Грузия җитәкчелегенең җавапсыз эш итү мисалы да булды. Моны истә тотып, Германия белән Франция генә түгел, башка күп кенә НАТО әгъзалары да болай кыланучы илне сакларга сәяси яктан әзер булмауларын белдерә," – ди Смолар.

Украинаның әгъзалыгына эчке тарткалаш киртә куя

Сәяси кризиска чумган, президент Виктор Ющенко белән премьер-министр Юлия Тимошенко арасында даими тарткалаш барган һәм фикер белешүләргә караганда халкының күпчелеге НАТОга кушылуга каршы булган Украинага да әгъзалык планы бирелү көтелми.
Тарас Чорновил

Украина парламентының Тышкы мөнәсәбәтләр комитеты рәис урынбасары Тарас Чорновил Мәскәү басымы һәм Киевтагы сәяси болганчыклык Украинаның НАТОга кушылу өметен тәмам бетерде ди.

"Бу тырышлыклар аркасында, бигрәк тә Украинадагы эчке тырышлыклар аркасында, аеруча хакимият тармаклары арасындагы тарткалашлар һәм читтән Русиянең тырышлыклары, аның НАТО әгъзаларындагы эчке басым ясау осталыклары аркасында Украинага әгъзалык планы бирү һәм Украинаның НАТО әгъзалыгы билгесез вакытка кичектерелә," – ди Чорновил.

Апрель аенда Бухарест саммиты вакытында НАТО Украина белән Грузиягә әгъзалык планын бирмәсә дә, аларны ахыр чиктә НАТОга алырга вәгъдә иткән иде.

Хәзерге шартларда әгъзалык планы бирү турында килешеп булмавын аңлаган Вашингтон бу 2 илне әгъзалык планыннан башка гына НАТОга якынайту юлларын тәкъдим итә. Андый икенче планда НАТОга кушылу өчен үткәрелергә тиешле сәяси һәм хәрби реформалар санап кителгән. Анда бернинди дә вакыт кысалары куелмаган.

Мәскәү канәгать

Ноябрь ахырында Кубада чакта Русия президенты Дмитрий Медведев НАТОның бу ике илне әгъза итеп алу ниятеннән чигенүен күрүен әйтеп канәгатьлек белдергән иде.
Дмитрий Медведев, узган көздә Плесецкий космодромында Тополь ракеталарын караганда

"Мин акылның өстенлек алуына канәгатьмен. Кызганыч, бу АКШтагы хәзерге идарәнең ахырында гына булды. Ни генә булмасын, бу хәзерге вәзгыятьне күрсәтә. Американнар европаларга колак салганмы, башкаларгамы, иң мөһиме бу идея хәзер инде элеккечә шашыну мәгънәсезлек белән алга сөрелми," – диде Медведев.

Шулай да АКШ рәсмиләре Вашингтонның Грузия белән Украинаны ахыр чиктә НАТОга алу сәясәте үзгәрмәде дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG