Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш иң күп нәрсәгә үкенә?


20 гыйнварда президентлык вазифасын Обама калдырырга җыенган Буш, ТВ-га биргән әңгәмәсендә үзенең президентлыгы вакытындагы вакыйгаларга йомгак ясады.

Буш үзенең президентлыгы вакытында иң күп үкендергән әйбер - Гыйрак турында күзләү идарәсенең "анда күпләп үтерү коралы бар" дигән ялгыш хисабы булды дип әйтте.

Ак Йортта 8 ел дәвам иткән хакимияте вакытындагы вакыйгаларны бер ТВ-әңгәмәдә йомгаклаган Буш, "әгәр күзләү идарәсе хисабы башкача булса, һаман да Гыйракка АКШ көчләрен кертер идегезме?" дигән сорауга аңлатма бирүдән баш тартты.

АКШ Гыйракта күпрәп үтерү кораллары булуын алга сөреп, 2003 елның март аенда Гыйракка басып кергән иде. Соңыннан Гыйракта мондый кораллар булмавы ачыкланды. Гыйрактагы режим җимерелгәннән соң, 2006 елның ахырында режим башлыгы Саддам Хөсәен дә үтерелде.

Буш, күзләү идарәсенең бу ялгыш хисабына үкенеч белдерсә дә, һәрвакыттагыча Саддам режимын җимерүнең дөрес карар булуын әйтте.

"Яңадан Гыйракка басып керергә карар кылыр идегезме?" дигән сораүга, Буш: "Бу турыда нәрсәдер сөйләргә авыр", дип җавап бирде.

Буш белән булган әңгәмәдә шулай ук аңа үз президентлыгы вакытында ирешкән иң зур казанышы турында сорау куелды. АКШ башлыгы, моның идеологик йогынты ясарга тырышкан төркемнәргә каршы көрәш һәм яныячак куркынычка каршы "Американы саклау" булуын әйтте.

Кайвакытта бик авыр карарлар кылырга туры килсә дә, үз принцибларыннан беркайчанда баш тартмавын белдергән Буш, Ак Йорттан киткәндә үз горурлыгы белән аерылачагын, әйтте. "Миңа ачу теп кайберәүләрнең Обамага тавыш бирүен беләм", диде Буш.

Джордж Буш икътисади кризис турында исә, аның үзеннән алда килгән хакимиятләр заманында алынган карарларга бәйле булуын белдерде:

"Әгәр дә кешеләр шушы 8 еллык мөддәт турында тарихны язып чыксалар, алар Вал Стреетдәге карарларның әле мин башлык булып сайланмастан, алда кылынуын күрерләр иде. Ә бу вакыйгаларның минем президентлыгым вакытына туры килүе мине бик борчый. Мин кешеләрнең эшләрен югалтып киләчәкләре турында кайгыруын кызганам. Икенче яктан, Американ халкы безнең системны сакларга тиеш булуыбызны аңларга тиеш. Без моның өчен тырышабыз һәм кирәк булганын эшләячәкбез", диде ул.
XS
SM
MD
LG