Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рецессиядә. Узган елдан бирле


Нью Йорк биржасы, дөнья үзәге саналган Wall Street бүген төшенкелектә яши
Нью Йорк биржасы, дөнья үзәге саналган Wall Street бүген төшенкелектә яши

Икътисад белгечләре рецессия башланганмы-юкмы, кайчан башлана, дип баш ватканда, Икътисади тикшеренүләр комитеты исемле абруйлы оешма үзенең хисабын бәян итте. Бу хисапка күрә, Америка инде күптән рецессиядә.

1920 елда оешкан бу комитет икътисади тикшеренүләр өлкәсендә иң абруйлы оешмаларның берсе санала. Хосусый оешма булса да, аның хисаплары рәсмигә тиң кабул ителә.

Оешма белгечләре фикеренчә, Америкада 6 ел дәвам иткән икътисади үсеш узган елның ахырында тукталган. 2007нең декабрендә төшенкелек башланган.

Күңелсез яңгыраса да, американнарның күбесе өчен бу яңалык түгел. Шул исәптән, финанс министры өчен дә.

"Моны мин дә, сез дә, барыбыз да белә, - ди Һенри Полсон. - Икътисад шактый акрыйнайды. Америка халкы моны күптәннән белә."

Рецессия ничек исәпләнә?

Америкада тулаем җитештерүнең ике квартал рәттән кимүе рецессия дип атала. Бу елның беренче яртысында җитештерү, киресенчә, бераз арткан. Алайса, ни өчен абруелы оешма шундый нәтиҗә ясаган?

Эш шунда, Икътисади тикшеренүләр комитеты башка методика куллана. Тулаем җитештерүне генә түгел, икътисади эшчәнлекнең башка күп төрле күрсәткечләрен дә исәпкә ала. Шуңа күрә аның нәтиҗәсе тулырак.

Шулай итеп, Америкада рецессия узган елның декабрендә башланган. Күпме дәвам итәсе билгесез. Белгечләр, иң аз дигәндә, киләсе елның уртасына кадәр ди. Шулай булса, икенче дөнья сугышыннан соң бу иң озын рецессия булачак.

Кризис белән нишләргә?

Американ рәсмиләре финанс кризисына каршы төрле чаралар күрергә тырыша. Әлегә нәтиҗәсе бик күренми.

"Үзәк банк һәм башка рәсмиләрнең тырышлыгына карамастан, Америка икътисады әле дә басым астында кала" - ди үзәк банк рәисе Бен Бернанке.

Чынлап та, американ хөкүмәте финанс кризисына каршы моңарчы күрелмәгән чаралар күрә. Башта $700 миллиард күләмендә коткару програмы игълан ителде. Бөлгенлеккә төшкән банкларның бурычларын сатып алу өчен.

Узган атнада үзәк банк тагын $800 миллиардлык програм игълан итте. Ипотекага торак алучылар һәм эшкуарларга кредитларын түләргә ярдәм итү максаты белән.

Кризиска каршы чара буларак, банк проценты киметелде, хәзер ул ни бары 1% тәшкил итә. Соңгы 40 елда мондый хәл бер генә тапкыр булган иде.

Ни чарадан бичарамы?

Бернанке банк проценты киләчәктә тагы да киметелергә мөмкин ди. Әммә әлегә үзәк банк башка чара кулланып карамакчы – озын мөддәтле казна кәгазьләрен сатып алырга җыена. Ният шул ук – озын мөддәтле кредитларның процентларын киметү.

Кайбер күзәтүчеләр бу чара базарны акча белән тутырачак һәм инфляциянең артуына китерәчәк дип кисәтә. Әммә үзәк банк өчен әлегә ифляция төп мәсьәлә түгел шикелле.

Ул арада Конгресстагы демократлар яңа коткару планын әзерли башлаган дигән хәбәрләр бар. Аның күләме $500 миллиард булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG