Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан террорчыларны Һиндстанга тапшырмый


Пакыстан Һиндстанның Мумбаи каласында булган террор һөҗүмнәрендә шикләнелгәннәрне гаепле дип табылсалар, Һиндстанга тапшырмыйча үзе хөкем итәчәген белдерде. Һиндстан 20ләп кешене үзенә тапшыруны сорады.

Пакыстан белән Һиндстан арасындагы киеренкелекне йомшарту өчен Дәһлигә бүген АКШ Дәүләт секретаре Кондолиза Райс килде. Пакыстанга исә АКШ хәрби штабы башлыгы адмирал Майк Мюллен китте.

Дәһли, 180ннән артык кешенең һәлак булуына китергән террор һөҗүмнәрендә Пакыстанга бәйләнеш бар, дип белдерде. Исламабад моны кире кага.
XS
SM
MD
LG