Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русия белән хезмәттәшлекне яңарта


НАТО илләре Русия белән мөнәсәбәтләрне яңарту турында килеште. Элемтә август аенда Русия белән Грузия арасында сугыш кабынганнан соң беткән иде.

НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер, бу гамәл НАТОның Грузиядә көч кулланганына карашын үзгәртми, дип белдерде. НАТО-Русия шурасы очрашулары гайре рәсми шәкелдә дәвам итәчәк. Де Хооп Схеффер шулай ук, НАТО әгъзаләре кайчан да булса Грузия белән Украинаның да берлеккә кушылачагы белән ризалашты һәм аларга ярдәм итергә килеште, диде.
XS
SM
MD
LG