Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бомба кулланучылар аны тыюга каршы


Чәршәмбе Ослода таралып шартлаучан бомбаларны тыю турында килешүгә кул куела. Имзалаучылар арасында мондый бомбаны ясаучы яки кулланучы илләр юк.

Очкыч яки артиллериядән атылган тәлгәшле бомбалар таралып шартлый. Аның барлык өлешләре дә шартлап бетмичә, сугыш чаралары тәмамлангач, еллар узгач шартларга мөмкин.

Килешүне имзалаучы илләр арасында зур һәм кечкенә дәүләтләр бар. Үзәк Азиядән килешүгә Кыргызстан гына кул куячак. Зур илләр арасында Франция, Британия, Германия, Италия, Япония һәм Канада бар. Ләкин зур хәрби көчкә ия булган илләр – АКШ, Русия, Кытай, Израиль, Һиндстан һәм Пакыстан таралып шартлаучан бомбаларны тыю турында килешүне имзалаудан баш тартты.

Килешүнең мәгънәсе бармы?

Таралып шартлаучан яки тәлгәшле бомбалар соңгы сугышларның барысында да кулланылды. Бомбалар август аенда Русия белән Грузия арасындагы сугышта, 2006 елда Ливан-Израиль сугышында, Гыйрак, Әфганстан һәм Косовода шартлады. Соңгы 40 елда мондый бомбадан 100 мең кеше шартлап үлде, дип исәпләнә.

Бомбаларны тыюны алга сөргән Лондондагы оешма килешүне имзаламаган илләргә башка дәүләтләрдән басым булыр, дип өметләнә.





XS
SM
MD
LG