Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда “Русия халыклар дуслыгы белән көчле” рәсемнәр күргәзмәсе үтте


Айдар Шайсолтанов рәсеме
Айдар Шайсолтанов рәсеме

Йөз рәсемнең икесендә чиркәү белән янәшәдә мәчетләр дә урын алган. Берсендә - Самар Җәмигъ мәчете, икенчесендә - Казанның Кол Шәриф.

Күргәзмә Самар дуслык йортында оештырылды. Өлкә укучыларыннан жюри карамагына 594 рәсем җибәрелгән булган, шуның йөзен күргәзмә диваларына элгәннәр иде. Күпчелек рәсемнәр, плакат стилендә эшләнгән. Самарда бердәнбер плакатлар белгече Андрей Белинский үз чыгышында төрле- төрле стильдә ясалган рәсемнәргә югары бәя бирде:

“Мин барлык 100 рәсемне дә дикъкать белән карап чыктым. Балалар рәсемнәре булса да, тема сайлауда ата-аналарның, укытучыларның катнашуы аз гына да шик тудырмый. Сәяси юнәлеш тоткан рәсемнәрдә Совет чорындагы “дәү” плакатчыларның темасы ярылып ята. Кулга-кул тотынган, төркем-төркем баскан кешеләр арасында рус егет-кызлары белән бергә кара тәнле малай, украин, үзбәк, казакъ, кавказ милләтендәгеләр дә бар. Я булмаса “Русия” дип язган поезд элеккеге союздаш республикада яшәгән милләт вагоннарын тартып бара. Шуларга Абхазия, Осетия вагоннары да өстәлгән. Ә бүгенге мәктәп укчылары элеккеге союздаш республикаларны түгел, инде Ленин бабайның да кем икәнлеген белмиләр.

Срәтләр арасында руслар белән янәшә чуаш, мукшы ешрак күзгә ташланса, сирәк-мирәк кенә татарга да ишарә бар. Бүгенге идеологиянең көчле басымы нарасыйларга тәэсирсез калмаган, чиркәү гөмбәзләре, тәреләр дуслык билгесе итеп тәэсирләнә. Йөз рәсемнең икесендә чиркәү белән янәшәдә мәчетләр дә урын алган. Берсендә - Самар Җәмигъ мәчете, икенчесендә - Казанның Кол Шәриф мәчете. Бу сурәтләрнең рус балалары тарафыннан ясаганлыгын искә алсак, татар күңеле өчен уңай хис”, диде Андрей Белинский.

Унбер призлы урынның берсен 9-нчы сыйныф укучысы Айдар Шайсолтановка бирделәр. Өлкәннәр арасында Айдар рәсеме өченче урынны алды. Ул күгәрчен сурәтенә Самар өлкәсенең картасын урнаштырган, түбәтәйле һәм калфаклы балаларга да урын тапкан, салават күпере дә үзенә бер тирән мәгънә сала.

“Этнос һәм культура” журналының мөхәррире Михаил Фёдоров әйтүенчә, иң яхшы рәсемнәр журнал битләрендә урын алачак.
Самар татарларының интернеттагы сайт мөхәррире Наилә Сабирҗанова күргәзмәне карап чыкканнан соң үз фикерләре белән уртаклашты:

“Зур бүлмә диварларына күз саласың да, чуар дөньяга батасың. Төрле төсләр, матурлык, бизәкләр, чуарлык, куаныч хисләр били үзеңне. Дуслык йорты бик мактаулы эш бшкарган. Мондый күргәзмәләр дәвамлы булсын иде.

Дуслык йортында 19 милли-мәдәни үзәк эшли. Киләчәктә һәр милли үзәкнең балалары ясаган күргәзмәләр булсын иде. Иң мөһиме мәктәпләргә милләтара дуслык темасы барып кереп төпләнеп калсын. Бер-береңә хөрмәт тойгысы олыгайгач та саклансын иде”, диде ул.
XS
SM
MD
LG