Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Политковская эше турында тыңлаулар дәвам итә


Журналист Анна Политковская үлемен тикшерүче мәхкәмәдә бүген шаһитләр таныклык итте. Бүген Политковская белән "Новая газетада" бергә эшләгән Галина Мурсалиева чыгышы тыңланды. Ул Политковскаяга ачыктан ачык янаулар булганын белмәгәнен, әмма аның Чечнядагы хакимият һәм президент Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләгәнен әйтте.

Үтерүгә катнашы булуда шикләнелгән Җәбраил Мәхмүдов, үзенең Кадыровка бер катнашы да булмаганын, киресенчә, сугыш башлангач бөтен гаиләсе белән Чечнядән киткәнен сөйләде. Үтерүгә катнашы булуда тагын 3 кеше, шул санда Җәбраилнең бертуганы Ибраһим Мәхмүдов гаепләнә. Үтерүне оештыручылар билгесез. Үтерүче дип шикләнелгән Рөстәм Мәхмүдов әле табылмаган.

XS
SM
MD
LG