Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар хакимият җыйган җыенда катнашмый


Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева
Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева

Русиянең кайбер хокук яклау төркемнәре хакимият оештырган халыкара җыенда катнашудан рәсми рәвештә баш тарта.

Алдагы 3 көндә Пензада Европа Шурасы хөкүмәттән тыш оешмаларының халыкара конгрессы үтәчәк. Әмма Русиянең хөкүмәттән тыш эш итүче берничә хокук яклау оешмасы, шул исәптән танылган Мәскәү Һельсинки төркеме анда катнашудан рәсми рәвештә баш тартты.

Алар конгрессны оештыруда Федерация Шурасының катнашуы проблемалар турында чынлап торып сөйләшү мөмкинлеге бирмиячәк ди.

Коммерсант газеты хәбәр итүенчә, әлеге конгресста катнашудан Мәскәү Һельсинки төркеме, Демократия һәм кеше хокуклары тәррәкыяте үзәге, Яшьләр хокук яклау хәрәкәте һәм "Интерлигал" вакыфы баш тарткан.

Бу төркемнәр декабрьнең 4-еннән 7-сенә кадәр үтәчәк бу җыенны оештыруда Русия Федерация Шурасы катнашуын кабул итә алмый. Алар фикеренчә, бу Русия хакимиятләре алып барган хөкүмәттән тыш оешмаларны авызлыклау, аларның бәйсезлеген чикләү сәясәтенең Европа Шурасы тарафыннан хуплануын аңлатачак.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева "Конгрессны бу планлаштырылган форматта уздыру Русиядә кеше хокукларына файда китермиячәк, ул ачык итеп оештырылмый, мөһим проблемалар турында сөйләшү урынына сөйләшкән булып кылану гына булачак," – ди.

Алексеева әйтүенчә, бу җыенда хөкүмәттән тыш оешмаларга алар катнашыннан башка әзерләнгән кагыйдәләр нигезендә уйнарга тәкъдим ителә, сөйләшү тәртибе билгеле түгел. Оештыру комитеты һәм катнашучылар исемлеге яшерен рәвештә төзелгән, нәтиҗәдә төп катнашучылар хөкүмәт яклы оешмалар булачак.

Алексеева очрашуның җисеме исеменә туры килми, һәм анда дәүләт хакимиятенең нык катнашуы сәбәпле бу күбрәк җәмәгатьчелекнең түрәләр белән очрашуын хәтерләтә ди.
Юрий Джибладзе

Демократия һәм кеше хокуклары тәррәкыяте үзәге башлыгы Юрий Джибладзе да шундый ук фикердә. Аның фикеренчә, мондый җыеннарны хөкүмәттән тыш оешмалар үзләре оештырырга тиеш.

Хокук яклаучылар конгресста хакимият вәкилләренең кунак буларак катнашуына каршы чыкмауларын, әмма очрашуны оештыруда Федерация Шурасының катнашуын кабул итә алмауларын әйтеп моңа ачу белдерә.

Мәскәү Һельсинки төркеме ризасызлык йөзеннән конгрессны оештыру комитетыннан чыкса, Русиянең тагын 50-дән артык оешмасы хокук яклаучыларның бу позициясенә теләктәшлек белдерә. Әмма шул ук вакытта конгресста катнашу-катнашмау турында әле карар итмәүләрен әйтә.

Европа Шурасы: Русия хакимиятләре белән сөйләшмичә булмый

Европа Шурасы рәсмиләре хакимият һәм Мәскәү кирмәнен яклаучы оешалар белән хезмәттәшлеккә йөз тотуларын белдерә. Шура каршында эшләүче халыкара хөкүмәттән тыш оешмалар конференциясе президенты Аннелиз Ошгер "Русия кебек илдә хакимиятләр белән сөйләшмичә булмый, безнең дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлегебез ул бик тә прагматик гамәл," - ди.

Тик хокук яклаучылар мондый аңлатманы да, конгрессның үзен дә, аның карарларын да кабул итәргә теләми.

Конгресста барлыгы 250 вәкил катнаша. Аларның яртысы чит илләрдән. Катнашучы төп илләр – Русия, Белорус, Польша, Украина, Балтыйк дәүләтләре. Шулай ук анда Европаның халыкара хөкүмәттән тыш оешмалары, Европа Шурасы вәкилләре, киңкүләм мәгълумат чаралары һәм халыкара белгечләр дә җыела.

Беренче шундый конгресс 2006 елда Варшауда үткәт булса, икенчесе узган ел ахырларында Киевта җыелды. Мондый җыеннарда хөкүмәттән тыш оешмалар үзләренең иң көнүзәк проблемаларын тикшерә.
XS
SM
MD
LG