Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли университет хыялда калды


Татарстанда милли университет булдыру теләге тормышка ашмады. Бу вазифаларны башкарырга тиешле Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты өметләрне акламады.

Әлеге уку йортында сишәмбе Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев булып китте. Ул катнашкан гыйльми шура утырышында 2015 елга хәтле университетның үсеш юнәлешләре каралса да, милли элита әзерләү турында бик аз әйтелде. Бу мәсьәләне күтәргәннәрнең берсе - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әйтүенчә, әлегә Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты милли үзәк булып китә алмады.
Ринат Закиров
“Өч уку йортын берләштереп Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетын булдыруга инде 3 ел вакыт узды, әмма татар үзәгенә әйләнү эше бик акрын бара. Элекке уку йортларының һәрберсе уңышлы эшли иде, әмма аларның тәҗрибәсе яңа уку йортында никтер кулланылмады. Мисал өчен, берләштерелгәнче татар һуманитар институтында татар-инглиз белгечләрен әзерләү бар иде. Миңа яңа уку йортында бары инглиз теле белгечләрен генә әзерлиләр дип зарландылар. Шуңа күрә, телебезне саклар өчен эшләнгән гамәлләр монда әлегә күп дип әйтеп булмый”, диде Закиров.
Чыннан да җәмәгатьчелек милли университет таләп иткәч, 3 уку йорты – Татар һуманитар институты, Татар-америка төбәк институты һәм Педагогика университеты берләштерелеп Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты булдырылган иде. Әмма педагогика университеты нигез итеп алынган бу уку йорты милли җәмәгатьчелекне алдан ук канәгатьләндермәде. “Элек укытучылар ничек әзерләнгән булса, хәзер дә шулай дәвам итә”, ди алар.
Дөресен әйткәндә, җәмәгатьчелек милли университетның нинди булырга тиешлеген үзе дә төрлечә күзаллый иде. Бу нисбәттән галимнәр тарафыннан берничә концепция дә эшләнде. Галим Дамир Исхаков аларны туплап аерым китап итеп тә бастырып чыгарды. Әмма ул һәм бу өлкә белән кызыксынган башка шәхесләрнең берсе дә бу утырышка чакырылмаган.
Әлбәттә Русия мәгариф министрлыгына караган уку йортының милли элита тәрбияләячәге алдан ук күпләрдә шик уятты.
“Беренче чиратта уку йорты алдында заманча таләпләргә җавап бирә торган, көндәшлеккә сәләтле, кимендә 3 тел белүче белгечләр әзерләү тора”, ди Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетының ректор урынбасары Фираз Харисов.
Шул ук вакытта ул милли элита әзерләү дә төп бурычларының берсе булуын әйтә.
“Татар элитасын әзерләү эшләре татар халкының һәм Русиядә яшәүче башка халыкларның да милли-мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә, толерантлык тәрбияләүгә, үзара аңлашып яшәүгә ярдәм итә”, дип өстәде ул.
Аның әйтүенчә, 1 гасырдан артык тарихы булган бу уку йортының хәзер милләт (татар – Л.Х) исемен йөртүе дә зур дәрәҗә. Әмма милли җәмәгатьчелекне исем генә канәгатьләндерми.
XS
SM
MD
LG