Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ "очкыч дипломатиясен" башлады


Узган атна Мумбаида булган һөҗүмнәрдән соң Вашингтон Һиндстан белән Пакстан арасындагы киеренкелекне киметү өчен ашыгыч чаралар күрә.

Чәршәмбедә дәүләт секретаре Кондолиза Райс Дәһлигә килеп Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сингһ белән очрашты. Бу очрашудан соң ул мондый һөҗүмнәрне киләчәктә булдырмас өчен хезмәттәшлек итү, мәгълүмат белән алмашу кирәклегенә басым ясады.

"Мәгълүмат куллану өлкәсендә без нинди өлеш кертә алабыз. Һиндстан рәсмиләре белән шул турыда сөйләшергә телим. Әлбәттә, бу кешеләрне коточкыч гамәлләре өчен җавапка тартырга кирәк. Ләкин хәзер иң мөһиме - яңа һөҗүмнәрне булдырмау", – диде Райс.

Һиндстанның Мумбаи шәһәренә ясалган һөҗүмнәрдә, төрле мәгълүматларга караганда, 170-тән алып 200-гә кадәр кеше һәлак булган.

Һиндстан Пакстанны гаепли

Рәсми Дәһли бу һөҗүмнәр өчен Пакстан хөкүмәтен турыдан-туры гаепләмәсә дә, моның артында Пакстандагы көчләр тора дип саный.

Кондолиза Райс (с) һәм Һиндстан тышкы эшләр министры Пранаб Мухаржи
Һиндстан рәсмиләре әйтүенчә, исән калып кулга алынган бердәнбер һөҗүмче үзенең Лашкар-и-Тайбә төркеменнән булуын таныган. Ул шулай ук 18 ай буе Пакстанда элекке хәрбидән күнегүләр алуын һәм көймә белән Пакстанның Карачи портыннан килүен әйткән.

Рәсми Дәһли Пакстанны бу һөҗүмнәр өчен җаваплы кешеләрне җавапка тартырга, террорчылыкта шикләнелгән 20 кешене Һиндстанга тапшырырга таләп итә.

Пакстан президенты Асиф Зардари хезмәттәшлек итергә әзерлек белдерсә дә, кемне дә булса Һиндстанга тапшыру ихтималын кире какты.

Пакстандагы кешеләрнең террорчылыкка катышы булуы турында мәгълүматлар булса, алар җентекләп тикшереләчәк, һәм бу кешеләр Пакстанның үзендә хөкем ителәчәк диде ул.

"Әүземрәк хезмәттәшлек кирәк"

Өстәвенә, Исламабад Әфганстан чигендә исламчы сугышчыларга каршы көрәшкән хәрбиләрен аннан алырга мөмкин, дигән хәбәрләр бар.

Майкл Муллен (у) һәм Пакстанның иминлек рәсмие Мәхмүт Дуррани
Күрәсең, шушы хәбәрләр сурәтендә Вашингтон ашыгыч чаралар күрергә булган. Райс ханым Дәһлигә килсә, Берләшкән штаб башлыгы Майкл Муллен Исламабадта Пакстан рәсмиләре белән очраша.

Пакстан, Һиндстан һәм Әфганстанның Кушма Штатлар белән хезмәттәшлек итүе хәзер үтә дә мөһим ди дәүләт департаменты сүзчесе Роберт Вуд.

"Пакстан террорчылыкның иң алгы сафында. Һиндстан да шулай, Әфганстан да. Пакстан моны аңлый. Ләкин хәзер тагы да әүземрәк хезмәттәшлек кирәк", - диде Вуд.

"Яңа һөҗүмнәр булачак"

Һиндстан озак еллар буе Пакстанны үзендәге Һиндстанга каршы төркемнәр белән берни эшләргә теләмәүдә гаепләп килде.

Момбаи һөҗүменнән соң, Һиндстан оппозициясе хөкүмәтнең үзен дә зәгыйфьлектә гаепләде. Бу гаепләүләр премьер-министр Сингһны сайлау елында кырыс адымнарга этәрә ала.

Көньяк Азия белгече Антонио Гиустоззи фикеренчә, мондый реакция террорчыларга файдага гына булачак.

"Әлбәттә, бу җитди һөҗүм. Ләкин хәзерге чамадан тыш чаралар – матбугатта булсын, дипломатия өлкәсендә – бу нәкъ террорчылар теләгән әйбер. Бу аларга яңа һөҗүмнәргә этәргеч булачак. Аларның теләгәне - Һиндстан белән Пакстан арасын мөмкин кадәр ныграк бозу. Шуңа күрә бу әле соңгы һөҗүм түгел."

Кушма Штатларның ашыгыч чаралар күрүен күрәсең шуның белән аңлатып була. Дистә еллар буе Кәшмир төбәге өчен тарткалашып яткан, хәзер инде атом коралына ия булган бу ике күрше арасында киеренкелек арту җитди борчылу уята.
XS
SM
MD
LG