Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илең турында уйла


2009 елда татар җәмәгатьчелеге Башкортостанда туып үскән өч әдәбият классигының юбилейларын билгеләп үтә. Дәрдмәнднең тууына 150, Фатих Кәрим һәм Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар планы әлегә билгесез. Бу шәхесләрнең язмышы һәм иҗаты җиңелчә һәм тиз генә искә алырлык, аңлатырлык түгел. Язмышлар һәм аларның әдәби эшчәнлекләре дәреслекләргә кертерлек.
Бүгенге дәреслекләр һәм хәзерге яшьләр классикларга нинди мөнәсәбәттә соң? Тарихи яки сәяси сәбәпләргә күрә элек танылган бөек шәхесләр нинди очракларда читләштерелергә яки югарырак күтәрелергә мөмкин? Түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз II дөнья сугышында һәлак булган күренекле шагыйрь Фатих Кәрим турында бара.
Бу өстәл артында Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым белән икәү генә утырабыз. Фатих Кәримнең тормыш иптәше, Ләйлә ханымның әнисе Кадрия хәзер фани дөньяда түгел. Аның турында мәкаләләр, шигырьләр, поэмалар языла. Ләйлә ханымның апасы Ада да күптән түгел вафат булды. Ә Фатих Кәрим үзе 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиядә, хәзерге Калининрад өлкәсендә күмелгән. Аның җәсәде Багратионовски шәһәрендә.
Бу хәлләрдән соң 60 елдан артык вакыт үткән. Хәзер Фатих Кәрим “туган ил”, “Ватаным” дип атаган СССР дәүләте дә юк. Мәктәп дәреслекләрендә һәм китапларда Фатих Кәримне патриот шагыйрь, каһарман дип яздылар. Аның үрнәгендә яшьләр Совет ватанпәрвәрлегенә өйрәтелде.
Фатих Кәримнең шигырьләрендәге халыкчан лирика әле дә миллионнарга якын һәм кадерле булып кала. Шулай булгач, Фатих Кәримнең 100 еллыгының да әһәмияте бик зур. Аңа кызыксыну кимеми, киресенчә, арта гына бара. Язмышы да, иҗаты да тузмый, искерми. Хәтта, киресенчә, Фатих Кәрим тагын да якынырак, газизрәк була бара.
Совет пропагандасы өреп кабарткан кәгазь даһиларыннан аермалы буларак, Фатих Кәримнең җаныннан әле дә кан тамып тора, әле дә аның юлы күз яшьләре белән юыла. Сугыш елларында ул һәр көн диярлек басуда, урманда, госпитальдә шигырьләр иҗат иткән. Гомеренең соңгы көнендә өч тапкыр яраланса да, яу кырыннан чыкмаган. Ә өченче ядрә аның гомерен өзгән.
Сугыш алды еллары да фаҗигале булган. Дүрт ел дәвамында Сталин, Берия, Ежов төрмәләрендә утырып, гаепсез икәнлеге исбат ителеп өенә кайткач, Фатих Кәрим гаиләсе белән бер ай гына торып кала, фронтка китә. Ләйлә Кәримовага ул вакытта нибары 4 кенә яшь була.
Ләйлә Кәримова. Әни безгә әтием турында бик күп сөйләде. Мин әтиемне күрмәдем диярлек. Миңа бер ай булганда аны кулга алганнар. 1937 елның 3 гыйнвары төнендә өебездә тентү үткәреп алып киткәннәр. Беренче дүрт елымны мин әтисез яшәдем. Кулга алынуның беренче елында әти белән очрашулар мөмкин булган. Бу хакта безгә әни сөйли иде. Мин кечкенә идем. Әни мине кочакка алып, Аданы җитәкләп, әтине сәгатьләр буе көтеп, аны сорау алуга алып барган вакытта күрә идек.
Римзил Вәли. Ул сез дә күрсен дип алып барганмы, әллә өйдә сезне калдырырга кеше булмаганмы?
Ләйлә Кәримова. Без бит кечкенә идек, безне кем белән калдырсын?
Римзил Вәли. Димәк, якын кешеләрегез, кардәшләр дә юк иде?
Ләйлә Кәримова. Әтинең апасының кызы Зөһрә 1939 елны безгә килде. Гөбәйдә апа үзе исә, бердән - бер пәлтәсен сатып, безнең янга кызын Казанга җибәрде. Зөһрә безне карады да, ачлыктан да коткарып калды.
Римзил Вәли. Каһарман шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова искә алган Зөһрәнең йөзе миллионнарга таныш. Уфа үзәгенә куелган Халыклар дуслыгы һәйкәлен койган сынчы андагы кыз сурәтен менә шушы Зөһрәгә охшатып ясаган. Мәскәүдә яшәгән Зөһрә ханым да күптән түгел вафат булган. Әтиегез кайсы төрмәдә утырган?
Ләйлә Кәримова
Ләйлә Кәримова. Башта ул хәзерге Япеев урамында урнашкан төрмәдә утырды. Аннары аны Вахитов төрмәсенә күчергәннәр. Әнигә: “Мин хәзер Вахитов төрмәсендә, обой цехында эшлибез”, дип язган иде. Икенче килгән хатында, без бик күп, монда яхшы кешеләр, безне кая җибәргәнне белмим, дип хәбәр иткән иде. Аларны Коми АССРга алып киткән булганнар.
Хөкем карары 1938 елда чыккан. Утыз сигезенче статья – советларга каршы пропагандада гаепләнә. “Член националистической пантюркистской шовинистической организации” дип язылган. Имеш, Кави Нәҗми, Якуп Чанышев аның җитәкчеләре булган.
Римзил Вәли. Ә алар үз гаебен таныды микән?
Ләйлә Кәримова. Юк. Әти: “Мин үземнең әсәрләремнең идеал булмавын таныйм. Мин башлап язучы гына. Әлбәттә, миңа әле кайбер әйберләр өстендә эшләргә кирәк”, дип язган булган. Ләкин, сорау алучылар аның шушы сүзләрен үз гаебен тану кебек кабул иткән.
Әти бездән бер хат та алмаган. Күрәсең, бирмәгәннәр. Әни, әлбәттә, язды. Ә әтидән безгә берничә хат килеп җитте.
Римзил Вәли. Фатих Кәрим ниндидер маҗарага да очраган диләр.
Ләйлә Кәримова. Әйе, кайткач әнигә һәм Хәсән Туфанга да сөйләгән. Хәсән Туфан ул истәлекләрне бастырды. Без әни белән мәдәният йортына килгән идек. Анда Хәсән Туфанны очраттык. Ул мине күргәч бик елады һәм син Фатих Кәримгә бик нык охшагансың икән, дип әйтте.
Ул әниемә 41 елда төрмәдә әти белән очрашуы турында сөйләгән. Алар бер камерага эләккәнәр. Хәсән Туфан анда утырган булган, ә әтине яңа гына китергәннәр. Анда алар бик күп нәрсәләр турында сөйләшкән. Хәсән Туфан сөйләвенчә, әтинең аягында автомобиль покрышкасы, өстендә пычрак бушлат, ә аркасында капчык булган. Хәсән Туфан башта аны танымаган...
Римзил Вәли. Фатих Кәрим Хәсән Туфанга үлем баржасы турында сөйләгәнме? Ул ничек анда барып эләккән икән?
Ләйлә Кәримова. Арестантларны бу баржага утыртып, буксир белән диңгезгә алып чыгып, аны яндыралар һәм батыралар. Әти аннан йөзеп чыккан. Һәм шушы вакытта Фатих Кәримне Казанга кабат мәхкәмәгә кайтарырга дигән документ килә.
Римзил Вәли. Димәк, мәхкәмәнең хатасын төзәтер өчен...
Ләйлә Кәримова. Әти төрмәдән кайтканда миңа дүрт яшь булган. Ләкин, мин ул вакытларны хәтерләмим. Бу хәлләр Казанның Миславский урамында булган. Бу йорт әле дә бар. Аны хәзер яхшы итеп яңартканнар. Бүген анда шәһәрнең сайлау комиссиясе урнашкан. Әти белән беренче очрашу булды бу.
Адага ул вакытта алты яшь булган. Без балалар бакчасына йөри идек. Кич белән кайткач әни мичкә якты. Күрше хатыны аны үзләренә чакыргач әни, минем вакытым юк, мич ягарга кирәк, дип әйткән иде. Барыбер аларга керде. Керсә, анда бер ир кеше утыра иде, ди. Карый әмма танымый. “Фатих, синме?” дип сораган. Әти: “Мин, Кадрия, мин!” дигән. Шуннан әтине чыгардылар, ул өйгә кайтты.
Римзил Вәли. Димәк, аны акларга тырышканнар.
Ләйлә Кәримова. Кави Нәҗми тырышты, әнием бик тырышты. Безнең өчен бик зур бәхет булды ул. Аннары ул сугышка китте.
Римзил Вәли. Башка очрашмадыгызмы?
Ләйлә Кәримова. 1942 елның май аенда яралангач ул өйгә кайтты. Аны госпитальгә Казанга җибәргән иделәр. Өйгә дә керде ул. Аннары әнием әтне госпитальгә озатты. Шунда ул берничә поэма, шигырьләр дә язды. Мин әле шушы госпитальгә кадәр юлны да хәтерлим. Әти янына йөрергә әнинең киеме дә, аягына кияр әйбере дә юк иде. Күршеләр анда бару өчен барысын да биреп тордылар. Әнинең көндәлегендә, “Беркөнне Фатих миңа үзенең каешын бирде. Аннан, бәлки, үземә аяк киеме тегәрмен”, дип язылган.
Әле дә хәтерлим, беренче май көнне бик иртән кемдер ишек какты. Без башта курыктык, аннары әнием ишек ачты. Ачса, әтием килеп керде. Без аңа асылынып, сөендек. Ул “туктагыз, туктагыз” диде, чөнки яраланган иде.
Кадрия ханым кызлары Ада һәм Ләйлә белән
Римзил Вәли. Фатих Кәрим фронтта һәлак булган. Без аны мәктәптә патриот, утка кергән, геройларча сугышкан лейтенант дип өйрәндек. Сугыш алды елларында шагыйрьнең поэмасына каләмдәшләре биргән нахак бәя аркасында 4 ел төрмәдә утырып, аннан соң тулысынча акланып гаиләсенә кайткан шагыйрь яу кырына китеп батырлык күрсәтә һәм бертуктаусыз иҗат белән дә шөгыльләнә.
Бүгенге иҗтимагый һәм сәяси шартларда Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты яңадан ачыла бара. Аның кызы Ләйлә Кәримова әтисе турында материаллар туплый. Әле дә ул шушы фаҗигале һәм олы шәхескә һәр көнен багышлый.
Ләйлә Кәримова. Ул сугышны Мәскәүдән башлады, аннары Украинага, Белоруссиягә җитте. 1944 елда аны инженерлар училищесына водолаз-саперлыкка укырга җибәрделәр. Анда кече лейтенант дәрәҗәсе алды. Гыйнварь, февраль айларында сугышта булды. Бу бик авыр вакытлар булган. Мин аның турында күп укыдым. Әти өч тапкыр яралана, өченче яра үлемгә китерә.
Фатих Кәрим яралангач та госпитальгә китмәгән. Аны батырлыклары өчен орден белән бүләкләгәннәр. 1945 елның 19 февралендә әтием вафат була.
Римзил Вәли. Әтиегез һәлак булуы турында кайдан белдегез?
Ләйлә Кәримова. Без ул көннәрдә хатларны бик сирәк ала идек. Беркөнне безгә посылка килде. Аның эчендә шинель, әтинең итекләре, немец - урыс сүзлеге, ордены, дәфтәре, безнең фотолар иде. Шушы әйберләр белән әни язучылар берлегенә китте. Анда Әмирхан Еники һәм тагын берничә язучы булган. Барып кергәч әни посылканы өстәлгә куя да: “Бу Фатихтан калган әйберләр”, дип әйтеп чыгып китә.
Бераздан үлем кәгазе- “похоронка” килде. Анда “Ваш муж, лейтенант Фатих Карим, погиб 19 февраля 1945 года, похоронен в районе деревни Каверне”, дип язылган. Сугыш беткәч, әни аның каберен эзләргә тотынды. Ун ел эзләде. Аннары каберне ике литва тапты.
Эзләүне анда Рубин Давыдов башлаган. Ул Балтыйк диңгезендә хезмәт иткән. Мәктәптә укыганда Фатих Кәримнең Пруссиядә һәлак булганын белеп, аның каберен эзләргә тотына. Аның корабына Тимур Гайдар килгән. Ул да аңа: “Безнең татар язучысы Фатих Кәрим бар. Мин аның каберен табырга тиеш”, дип әйткән. Һәм бу яшь егет бөтен буш вакытында каберне эзләүгә багышлый. Ике литва Малинаускас һәм Тарнаускас шундый каберләрне эзләү өстендә эшләгәннәр һәм әтинең дә каберен таптылар. Анда алюминийдән ясалган һәйкәлчек һәм аңа пычак белән “Лейтенант Фатих Карим, татарский поэт” дип уелган булган. Ул кабердә ун кеше яткан.
Римзил Вәли. Багратионовскига күчергәндә ун җәсәт арасыннан Фатих Кәримнең гәүдәсен ничек аерып тапканнар?
Ләйлә ханым. Аның шинеле булмаган. Күмгәндә аны плащпалаткага төргәннәр. 1969 елны без Ренат Харис белән шул урынны күрергә бардык. Безгә бер кеше килде һәм әйтте: “Мин бу гаскәриләрне күчергәннәрен күрдем, бөтенесе шинельдә, берсе генә плащпалаткада иде”, диде.
Багратионовск – элекке немец шәһәре. Анда хәзер төрле милләт кешеләре яши. Азәрбайҗаннар да, әрмәннәр дә, татарлар да, урыслар да... Алар Фатих Кәримне беләләр, укыйлар. Аңа яңа хәтер ташы куйдылар. Бу эштә бөтен халык катнашты. Татарстаннан бер тиен дә сорамадылар.
Римзил Вәли. Ә татарлар бу эштә катнаштымы?
Ләйлә Кәримова. Әлбәттә! Төп оештыручы, хәзер миңа бик якын кеше, Гилфан Ташмөхәммәт улы Бәхтияров булды. Мин Багратионовскига баргач аларда туктыйм. Мин аларны Татарстанга да чакырдым. Хәзер шушы шәһәрдә Фатих Кәримнең кем икәнен бөтенесе дә белә. Мәктәптә аның тормышы һәм иҗаты турында дәресләр алып барыла.
Кадрия ханымның Кәрим Хәкимовка язган хаты кире кайткан
Римзил Вәли. Тиздән Фатих Кәримнең тууына 100 ел тула. Ничегрәк үткәрелер, кем нәрсә эшли ала дип уйлыйсыз? Туксан еллыгында сезнең хатирәләрегез Тинчурин театры бинасында бик матур яңгыраган иде. Башкортстанның Ает, Дүсән авыллары белән хезмәттәшлек иткәнегез турында беләбез. Аетта музей, Казанда Фатих Кәрим исемендәге урам бар. Китап кибетләрендә Фатих Кәримнең китапларын күргәнем юк. Бүген нәрсә эшләп була? Фатих Кәрим буенча кем эзләнүләр алып барды?
Ләйлә ханым. Иң беренче Зәет Мәҗитевне әйтергә кирәк. Аның мәкаләләре, монографияләре, китаплары күп. Ул бик күп эшләде. Безнең язучылар: Сибгат Хаким, Ренат Харис, Илдар Юзеев әтигә күп шигырьләрен багышлады. Башкортостанда Әзһәр Кашфуллин радиода күп тапшырулар әзерли.
Римзил Вәли. Чыннан да Фатих Кәримнең берничә дистә ел элек чыккан 4 томлыгын да, 1969 елда басылып чыккан сайланма әсәрләрен дә, хәтта берничә ел элек кенә басылган кечкенә, матур “Кыр казы” китабын да кибетләрдә табып булмый. Ә башка авторларның китаплары бик күп. Фатих Кәримне, Дәрдмәндне һәм башка шундый мәшһүр исемнәрне соңгы елларда китап киштәләрендә күреп булмый. Үзләренең 5, 7, 8, 10 томлыкларын бастырып чыгарган атаклы язучылар, хәзерге тере классиклар күңелләренә авыр алмасын.
Фатих Кәрим шигырьләренә ихтыяҗ бик зур. Аны укыйлар, укырга телиләр. Әмма үзе хәстәрләмәгәч тууына 100 ел тулуга 2 ай калганда да күп томлык яки бер томлык турында карар кабул ителмәгән әле. Тик барыбер “Үлем турында уйлама, илең турында уйла. Илең турында уйласаң, гомерең озын була”, дигән гади фикердән ваз кичәсе, аны гамәлдән чыгарасы килми.
Бүгенге шартларда ил дигән төшенчә халык, милләт дигән мәгънәне ача. Үзе өчен генә яши торган кешеләр, файдага корылган җәмгыять киләчәккә бара торган милләт була алмый. Димәк, Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын яңадан өйрәнү, хакыйкатьне ачыклау, яшьләргә өйрәтү вакыты җиткән. Башка мәңге искермәс классикларны да саклау, аларны аңларга тырышу турында киләчәктә дә сүз алып барырбыз.
XS
SM
MD
LG