Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмулла бәйрәме


Башкортстанда күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар бара.

Чаралар шагыйрьнең туган ягы — Миякә районында Акмулла укулары белән башланды. Артабан Уфадагы Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетында фәнни-гамәли коннференция булып үтте. Анда Мифтахетдин Акмулланың җәмәгать эшчәнлегенә һәм иҗатына югары бәя бирелде.

Бүген районнарда “Акмулла варислары“ исемле яшь чәчәннәр бәйгесе башланды. Анда 5-11нче сыйныф укучылары алыша. Алар Акмулланың шигырьләрен сәнгатьле укуда һәм үзләренең Акмуллага багышланган шигырьләре белән сынау тота.Чарага йомгак 11 декабрь ясалачак.

XS
SM
MD
LG