Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәмендә Карачай-Черкессия һәм Кабарда-Балкария ял итәчәк


Карачай-Черкессия президенты Борис Эбзеев 8 декабрь Корбан бәйрәмен ял көне итү турындагы фәрманга кул куйды. Корбан гаетен ял көне итүне сорап президентка Карачай-Черкессия һәм Ставрополь ягы Диния назәрәте рәисе мөфти Мөхәммәд Бердиев хат юллаган булган.

Фәрман нигезендә республика ширкәтләре 8 декабрь көнен эш күләме һәмхезмәткәрләрнең мөмкинлегенә карап үзләре оештырырга хокуклы. Ул көнне эшләргә мәҗбүр булган хезмәткәрләр берәр башка көнне ял ала алачак.

XS
SM
MD
LG