Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

2009 ел башыннан Татарстанда газ, электр, җылылык һәм су өчен 25% ка кадәр күбрәк түлисе була.

Тимур Шакиров 9 катлы йортта яши. Фатирлары зур - дүрт бүлмәле. Түләүләрне ул үз кулына алган. Хатыны Ралиягә дә, улларына да ышанмый. Өйдә ут, су һәм газны әрәм-шәрәм итмәү турында әледән-әле кисәтүләр ясап тора, аңлату эшләре алып бара. Үз йортларында иң беренчеләрдән булып су хисаплау җиһазы куйган. Бүгенге көндә, аның әйтүенчә, бу җиһаз ярдәмендә ул кимендә 500 сумлап акчаны янга калдыра.
“Әгәр дә өйдәгеләрнең барсы да суны әрәм-шәрәм итмәсә, экономия тагын да күбрәк булыр иде. Алар тешләрен чистартканда краннан су тиккә агып тора”, ди Шакиров.
Бәяләр арту яхшы гына итеп кесәгә китереп сукса, күпләр алдына хисап җиһазлары куйдыру проблемасы да килеп баса. Хәллеләр өчен бу әллә ни зур мәсьәлә түгел, ә фәкыйрьләр, пенсия яшендәге ялгызлар, балаларын үзләре генә тәрбияләүче аналар өчен тагын зур чыгымнар дигән сүз.
Билгеле булганча, күп фатирлы йортларда хисаплау җиһазы, ягъни халык телендә “четчигы” булганнар һәм булмаганнар бар. Кайбер фатирларда рәсми бер генә кеше яши дип белдерелсә дә, анда күбрәк кеше торырга мөмкин. Ә түләүләр бер кеше өчен генә бара. Менә шушы артык тотылган суны бу йортта яшәүчеләрнең барсына да бүләләр икән дигән имеш-мимеш таралды.
“Хисаплау җиһазлары булганнарга да җитешмәүне бүлү бөтен хокуклар да бозылу дигән сүз бит”, ди Шакиров.
Фәния Хәсәнова шәһәрдә түгел, ә Казан белән Яшел үзән арасындагы Әйшә авылында өч катлы йортта яши. Аларның фатирларында да, керештә, ягъни подъездда да ут хисабы җиһазы куелган. “Керештәге җиһаз әнә шундагы һәм идән астындагы утларны исәпләр өчен ул. Анда да хисап буенча алмыйлар, ә кеше башыннан түләтәләр. Шул бер лампочка астында минем дә өч кеше, тегеләрнең ике кешесе, ә боларның бер кешесе йөри. Шулай итеп бер лампочка янганга бөтен кеше дә түли”, ди Фәния Хәсәнова.
Хәйран зур сумнарда түләү килгәч ул Васильево электр челтәре идарәсенә барган. Нигә түләүләр шулкадәр зур, нинди документлар нигезендә түләтәсез, күрсәтегез, дип хәйран каты сөйләшкән. Шуннан соң аларга урам һәм керештәге ут өчен түләүләр күпкә кимеп килгән. “Мин бардым, үз хокукларымны дауладым, башкалар бармады бит. Алар ничек килә шулай түләүне дәвам итә”, ди Хәсәнова. Шуңа күрә, электр челтәре идарәсендә эшләүчеләр утызар мең сум акча ала, дип тә өстәде ул.
Татарстанда ел башыннан тагын бәяләр артачак. Рәсмиләр моны финанс кризисы белән бәйли. Билгеле булганча, Русиядә түләүләр өч: Русия, төбәк һәм районнарның башкарма комитетлары дәрәҗәсендә билгеләнә. Татарстанның тарифлар комитеты карары белән утка түләү салымны да кертеп 25%-ка артачак. Әлегә бер кВт 1 сум 63 тиен торса, киләчәктә ул 2 сум 4 тиен булачак. Шулай ук җылылык өчен түләүләр дә 25%-ка арттырылачак. Су 8, ә юынтык суларны түгү 12%-ка артыр дип көтелә.
Газга килгәндә исә, аның бәясе елга ике тапкыр үсәчәк. Әлегә бер кубометры 1 сум 94 тиен булса, яңа елдан 2 сум 30 тиенгә күтәреләчәк. Җәй башында тагын 20 тиен кушарга җыеналар.
“Хәзер минем пенсия 5 мең 900 сум. Мәсьәлән, әгәр үзем генә торсам, ярты акчаны түләргә кирәк булчак. Исән булган кешегә ашарга, киенергә дә кирәк бит”, ди Фәния Хәсәнова.
Татарстан күршесе Удмуртиядә быелның декабрь аеннан ук яңача түли башлаячаклар. Ижевскида яшәүче халыкка яңа бәяләрне хәбәр иткәннәр инде. Утның кВты 2 сум, ә газның кубометры 2 сум 30 тиен булачак дигәннәр.
Ижевскилылар бу нык артуларга каршылык белдереп урамнарга чыгып шәһәр үзәгенә таба юл тоткан булган. “Шәһәр үзәген милиция әйләндереп алган булган. Күрше хатыны бу каршылык чарасына чыккан иде, үзәккә кертмәгәнгә кире әйләнеп кайтты”, дип сөйли Ижевскида яшәүче Сатира апа.
Ут, су, газ бәяләре артуның азык-төлеккә дә йогынтысы булыр, мөгаен. Ипи пешерү ширкәтләренә электр энергиясе дә, суы да, газы да кирәк бит. Ширкәтләр, завод-фабрикалар, оешмаларда болар өчен яңача түли башлармы, әлегә бу хакта рәсми хәбәрләр юк.

XS
SM
MD
LG