Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең чын җитәкчесе кем?


Берәүләр илнең чын җитәкчесе Путин дип белдерсә, кайберәүләр Медведев та кимен куймый, ди. Аера алмаучылар да юк түгел.

-Русиядә чын җитәкче Дмитрий Медведев, икенче урында Путин. Ә гомүмән алганда, Путин беренче булырга тиеш. Чөнки ул бөтен Русия белән идарә итә. Чит илләрне яхшы белә. Хәзер Медведев аның эзеннән бара.
-Медведев әле Путин бармаган җирләргә дә барып кайтты. Шуңа күрә, Медведев алда булырга тиеш.
-Хәзер икесе бергә алып барыр дип улыйбыз. Бәлки, шулай яхшы булыр. Яңа елга кергәч, бар да билгеле булачак.
-Медведев Путин кешесе. Ә бөтен эшләрне Путин эшли, мин чын җитәкче кем икәнен дә белмим.
-Путинны бик хөрмәт итәм. “Пенсионерларны тилмертмәбез”, дигән сүзе күңелемә бик ятты. Хәзер чын җитәкче вазифасын Медведев башкара. Әмма Путинның Медведевка булышасы килә. Медведев әле президент булып бик аз вакыт эшли бит.
-Без Путинга күнеккән. Илне 8 ел буе җитәкләде бит. Путин Ельцин вакытында таралып беткән илне күтәрде, нормаль яшәү рәвешенә кертте.
Медвеев та булдыра. Халыкара мөнәсәбәтләрне тагын да киңәйтә. Көнъяк Америкада йөрде. Медведев ил белән җитәкчелек итә башлагач, Русиянең абруе тагын да күтәрелде.
-Путин Медведевка буйсынса да, аның сәяси яктан да, икътисади яктан да ил белән җитәкчелек итүдә тәҗрибәсе зур.
XS
SM
MD
LG