Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

Хаҗда иминлекне 100 мең хәрби саклаячак


Сөгүд Гарәпстан хакимиятләре хаҗ вакытында иминлек саклар өчен 100 меңлек иминлек көчләрен билгеләде. Мөселманнарның изге хаҗы шимбә көнне башлана. Быел Мәккәгә 3 миллионлап хаҗи килер, дип исәпләнә.

Узган ел Сөгүд полициясе хаҗ алдыннан изге урыннарда террор һөҗүме планлаштыруда шикләнелгән 28 сугышчыны кулка алган иде. Эчке эшләр министры Наиф бин Абдул-Әзиз, быел андый һөҗүмнәр әзерләнү турында мәгълүмат юк, дип белдерде. Быел тәртип саклауга өстәмә көчләр бирелгән.

Дүшәмбедән хаҗилар Мина тавы янында 3 көн чатырларда яшиячәк. Хакимиятләр анда махсус чатырлар урнаштыра, аларның барысына да ашарга пешерер өчен электр мичләр куела. Чатырларда газ куллану быел катгый тыелган. Ел саен хаҗ вакытында йөзләгән кеше тапталып, яки утта янып үлә. Ел саен сөгүд рәсмиләре хаҗны мөмкин кадәр яхшырак һәм иминрәк итеп оештырырга тырыша.

XS
SM
MD
LG