Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Көнчыгыш Проектына басым ясый


Европа Берлеге көнчыгыштагы күршеләре белән бәйләнешләрен көчәйтү максатында акча белән ныгытылган Көнчыгыш Партнерлык планын игълан итте.

Бу план Европа Берлегенең үз эченә Көнчыгыш Европа һәи Балтыйк илләрен алуыннан соңгы иң зур планы.

Чәршәмбе көнне игълан ителгән программа нигезендә 27 илдән торган берлек Украина, Грузия, Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Молдова һәм Беларуска ярдамгә барлыгы 350 миллион евро бирүне күздә тота.

Бу акча Көнчыгыш Партнерлык кысаларында әлеге илләргә 2020 елга кадәр вәгъдә ителгән 1.2 миллард еврога өстәләчәк.

Лондондагы Европа реформалары үзәге мөдир урынбасары Катинка Барыш бу тәкъдим Европа Берлегенең элекке совет республикалары белән тыгызрак мөнәсәбәтләрдә булу теләгенең артуын күрсәтә ди.

"Бу әлеге программага караган кайбер кечкенә илләр өчен шактый зур акча һәм ул Европа Комиссиясе элегрәк белдергәннән дә шактый күп. Бу Европа Берлегенең хәлне үзгәртергә бик тә теләвен күрсәтә. Сөйләү җиңел эш, әмма хәзер без Европа Берлегенең моңа акча да салырга теләвен күрәбез," – ди Барыш.

Анда ирекле сәүдә зоналары булдыру, тыгызрак энергия хезмәттәшлеге, демократик һәм ирекле базар реформаларын хуплау буларак финанс ярдаме дә каралган.

Европа Берлеге шулай ук берзаман бу партнерлыкта катнашучы илләрнең ватандашларына Европа чикләре аша үтүне җиңеләйтергә вәгъдә итә. Анда ул илләр белән виза тәртибен акрынлап үзгәртү, җиңеләйтү турында сөйләшүләр үткәрү, виза түләүләрен бетерү, консуллык хезмәтләрен яхшырту каралган. Ераграк киләчәктә исә барлык партнер илләрнең ватандашларына визасыз хәрәкәт турында сөйләшүләр башлау да телгә алына.

Әмма "Европаның соңгы диктатурасы" дип тамгаланган Беларус бу программага кушылу өчен демократик реформалар үткәрергә тиеш.
Европа Берлеге җитәкчеләре бу программа турында киләсе атнада Брюссель очрашуында сөйләшәчәк.

Планның гамәлгә ашырылачагына шикләр булса да, партнерлыкка чакрылучы 6 ил аңа хуплау белдерде.

Азәрбәйҗан президентының элекке тышкы сәясәт киңәшчесе Вефа Гүлүзадә "Бу акчаны кем тотачак? Ул акчалар бу илләрнең хөкүмәтләренә бирелсә, аларның ничек тотылачагын кем белә? Бу илләрнең барысында да коррупция бик көчле. Минемчә ул акчалар мохтаҗ халыкка яки зарур булган проектларга бирелергә тиеш," – ди.

Бу проектның Европа Берлегенә кушылуга бер катнашы да юк. Шулай да кайбер рәсмиләр, шул исәптән Берлектәге Украина илчесе Андрий Веселовский моны ахыр чиктә Европа Берлегенә кушылуга таба бер адым дип саный.
Андрий Веселовский

"Бу, әлбәттә, Украинаның Европа берлегенә кушылуына таба адым. Шулай булмаса аның нигә кирәге бар," – ди Веселовский.
Көнчыгыш Партнерлык бу ел башындарак игълан ителсә дә, Русия-Грузия сугышы Мәскәүнең агрессив позициясен ассызыклап төбәктә сәяси тотрыксызлык куркынычын арттырганнан соң аның әһәмияте аеруча артып китте.

Көнчыгыш партнерлыгына караган илләр Европаның энергия тәэминәте өчен дә бик әһәмиятле. Ул илләрдә йә энергия чыганаклары бар, йә алар аша мөһим нефть-газ үткәргечләр уза.
Һосе Мануель Барросо

Европа комиссиясе президенты Һосе Мануель Барросо Грузия сугышыннан соң бу мәсьәләгә игътибарның нык артуын таныса да, Европа Русиянең ул илләрдәге тәэсирен киметергә тырышмый диде.

Европа Берлеге ул 6 илдәге реформаларны якларга гына тели, "бернинди Салкын Сугыш та юк," - диде Барросо чәршәмбе яңа программаны игълан иткәндә.

Европа Берлегенең бу гамәлләре Русиягә ошамыячагы ачык булса да, Европа реформалар үзәге вәкиле Барыш Мәскәү моңа әллә ни игътибар итмиячәк ди.
XS
SM
MD
LG