Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:16

Гаилә һәм мәктәп: үзара йогынты юллары


Мәскәүдә, мәгәрифне үстерү федераль институтында, «21 гасырда гаилә һәм мәктәп: үзара йогынты юллары» дигән темага Русия күләм киңәшмә узды.

Бер яктан, бу киңәшмәне гаилә елы тәмалануга карата бер чара дип тәкъдим итсәләр, икенче яктан, күп кенә зур галимнәр әйтелгән тема буенча үзләренең киңәшләрен бирде, укытучылар эшләнгән эшләргә хисап тотты.

Киңәшмәдә темалары ук зарури булганлыкны әйтеп торган чыгышлар булды. Мәсәлән, «Гаилә һәм мәктәп: берләшү юллары» дигән темага чыгыш ясаган танылган педагог, академик Игорь Бестужев Лада, мәктәпләр тормышчан булырга тиеш, дигән проблеманы күтәрде.

«Мин утыз елдан артык квалификацияне күтәрү институтында эшләдем, мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да тормышка әзерлек юк», диде галим. «Мәктәптә укытыла торган фәннәрнең тормыш өчен бары тик уннан бер өлеше генә файдалы, үзем өчен ул фәннәрне укыган вакытымны әрәмгә узган гомер дип әйтә алам. Мәсәлән, рус әдәбияты дәресләрендә Онегин образын җентекләп өйрәтүне кирәк нәрсә дип санамыйм», диде академик Бестужев Лада.

Бу киңәшмәдә шулай ук «Гаилә, дөнья мәдәнияты һәм заманча мәктәп», «Шәхес толерантлыгын тәрбияләү һәм гаилә», «Мәктәп белән гаиләнең үзара йогынтысын оештыру аспектлары» һәм башка темалар күтәрелде.

«Гаилә һәм рухи-әхлаки тәрбия бирүдә ата-ана» дигән темага махсус түгәрәк өстәл дә узды. Без бу түгәрәк өстәлне оештыручы, мәгәрифне үстерү федераль институтының фәнни хезмәткәре Земфира Сәхиповага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Киңәшмә кысаларында каралмаган, ләкин бүгенге көндә милли мәгәрифне борчыган сорауларның берсе – укыту стандартларыннан милли компонентны төшереп калдыру канунына карата Земфира ханымның фикерен белдек.

«Бу үзгәрешләр бернинди кысаларга сыймас хәл. Без бит соңгы елларда милли республикаларда милли телләрне укытыр өчен күпме дәреслекләр яздык. Милли телләрне өйрәнү Русия күләмендә киң юнәлеш алып бара башлаган иде. Татарстан, Башкортстан, Якутия кебек зур республикаларда милли телләр дәүләт теле итеп игълан ителгән иде. Һәм ул милли телләргә хөрмәтне дә уятты.

Мәктәпләрдә генә түгел, төрле түгәрәкләрдә дә милли тел, гореф-гадәтләрне өйрәтү, милли мәдәниятне таныту үз эзен алган иде инде. Федераль мәгәриф программасыннан милли компонентны төшереп калдыру - милли телләр үсешенә генә түгел, милли республикаларга карата да хөрмәтне киметү дип саныйм. Һәм милли республикалар мәктәпләргә милли компонентны кайтаруны үз кулына алырга тиеш», диде Земфира Сәхипова.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә дә тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG